Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Барысына да пыяла гаепле

Машинасына "антирадар" сатып алган түбәнкамалы сатучыларга дәгъва белдергән.

«Агуга каршы да агу бар» дигәндәй, юлларда урнаштырылган машина тизлеген тикшерү комплексы сигналларын тотып алу өчен машина хуҗалары радар-детектордан файдалана.
Сәгатенә 100 километр белән җилдергәндә, радар сигнал биреп куйса (кайберләре хәтта камераның ничә метрдан торуын әйтеп бирә), тизлекне киметеп, тәүфыйклы песидәй узасың да, алга таба кабат «очасың». Елмаясызмы? Димәк, сезнең дә шулай йөргәнегез бар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә бер ир (исемен Азат дип куйыйк) мөрәҗәгать итеп, сәүдә үзәкләренең берсендә сатып алынган радарның ватык булуы турында әйткән. Әмма сатучылар товарны кире алудан баш тартканнар.
Азат радарның камера-ларны «күрмәвен»нән, хаталар турында «хәбәр итүеннән», кайбер функцияләре бөтенләй эшләмәвеннән зарланган. Түбән Кама территориаль органы белгечләре дәгъва төзергә ярдәм иткән.
– Шунысы да бар: радардетектор техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә. РФ ның «Кулланучылар хокукларын яклау турында» кануны буенча, әлеге төр товарларда җитешсезлекләр табылган очракта, кулланучы 15 көн эчендә аннан баш тартырга, башкасына алыштырырга мөмкин. Бу вакыт узу белән сатып алучы дәгъвасы башкача карала, – дип аңлата эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге начальнигы Евгения Чернова.
Азат белән килеп чыккан очракта исә сатучы радарның сыйфатын тикшерү өчен кабул иткән, аннары түбәнкамалыга җиһазның тиешле сыйфатта булуы һәм радарның яхшы эшләве турында акт тапшырылган. Әлеге җиһазны башка машинага беркетеп, йөреп караганнар һәм эшендә җитешсезлекләр табылмаган. Әмма Азатның машинасында радар барыбер тиешенчә эшләмәгән.
Баксаң, аның автомобиленең алгы пыяласы җылытыла икән. Бу исә радарның хаталарына китергән. Мондый пыяла аша радиосигналларны кабул итү авыр, яки бөтенләй кабул ителми. Тик радарны сатып алганда, Азатны кисәтүче булмаган. Димәк, гаеп сатучыда булып чыга. Нәтиҗәдә, радарны башкасына алыштырып биргәннәр.
Кеше үз хокукларын белергә һәм яклый алырга тиеш. Ярдәм кирәк булса, белгечләр Бызов урамындагы 20а йортта бушлай кабул итә, шулай ук сорауларны 8(8555)36-63-76 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Ышаныч телефоны» эшли башлаган. 8-987-296-68-93 номеры буенча шалтыратып, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Шалтыратулар дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 8.30-17.30, җомга 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә. Шулай ук Түбән Кама территориаль органы фойесында «Ышаныч тартмасы» һәм «Интернет аша кабул итү» хезмәте эшли. За-рыгызны анда да язып калдырырга мөмкин.

Лилия Заһретдинова

Фото:https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев