Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Барыбер тотылган

Омск шәһәренең полиция хезмәткәрләре, интернет аша кешеләрне алдап, акчаларын җыйган хатынны кулга алган. Алданучыларның берсе – түбәнкамалы.

Ул полициягә тапшырган гаризада интернет аша кием сатып алырга теләп, 5 мең 400 сум түләгәнен язган. Әмма заказы килмәгән. Хокук сакчылары сайтның 2017 елда уйлап чыгарылган исемгә рәсмиләштерелгәнлеген ачыклаганнар. Аның хуҗасы киемнәр, аяк киемнәре, бизәнү әйберләре һ.б. сату турында игъланнар урнаштырган. Тикшерү вакытында аңа кимендә биш кеше заказ биргәнлеге ачыкланган. Шуның нәтиҗәсендә, алдакчы 20 мең сум акча эшләгән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хатын үз гаебен танып, зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтарган. Җинаятьчене өч елга кадәр рәшәткә артына утыртырга мөмкиннәр. 

Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев