Туган як

Барыбер тапканнар

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә булган «1000 мелочей» бүлегенә барып, рөхсәтсез сатылучы этил спирты тапканнар.

Бу кибеттә «фанфуриклар» элек тә сатылган. Сәүдә итүчеләр аны кая гына яшермәгәннәр! Бу юлы шешәләр витрина киштәләре арасына яшерелгән булган. Инспекторлар 13 флакон спирт табып алганнар. Административ тикшерү башланган.

фото:https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: