Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Барлык шартлар тудырылган

Түбән Каманың 35а микрорайонында яңа, 98 нче балалар бакчасы ачылды. Ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Демография» милли проекты буенча төзелгән балалар бакчасына 260 сабыйны сыйдыра ала, 120 бала яслегә йөри. 17 төркемнең 7сендә эш татар телендә барачак.
– Сезне чын күңелдән зур бәйрәм белән котлыйм. Быел республикада 27 балалар бакчасы, 10 мәктәп ачылачак. Капиталь төзекләндерүдән соң да ачылганнары шактый. Иң зур теләк – балалар бәхетле, ата-аналар тыныч булсын, – дигән тәбрикләү сүзләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.
Кунакларга балалар белемнәрен дә күрсәттеләр. Татарстан шәһәрләре турында алар беләләр, атамаларын матур итеп татар телендә әйтәләр, рәсем шөгылендә яңа алым белән рәсем ясыйлар, музыка залында бию өйрәнәләр... Белем һәм тәрбия бирү өчен анда барлык шартлар тудырылган, заман таләпләренә туры килгән бүлмәләр күңелгә ятышлы ачык төсле буяулар белән бизәлгән, яңа уенчыклар, мебель җиһазлары сатып алынган.
– Быел балам шушы балалар бакчасына бара. Ул без яшәгән йорт янында гына урнашкан. Бакча бик матур, иң мөһиме – уенчыклар күп, балаларга кызык булыр дип уйлыйм. Тәрбиячеләр дә мөлаем, ягымлы, – ди Гүзәл Әхмәдуллина.
Яңа балалар бакчасы янындагы Химиклар урамындагы 9 нчы йорт ишегалды да тәртипкә китерелгән. Начар хәлдә булган бу урынны хәзер танырлык түгел: асфальт җәелгән, машина кую урыннарын арттырганнар, балалар мәйданчыгы ясаганнар.
Кунакларга «Чулман-Арена» футбол кырын да күр-сәттеләр. Яңа спорт объекты төзелеше ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Яңа үзәк – шәһәрнең горурлыгы булып санала, түбә астында урнашкан манежда булачак футбол йолдызларын үстерер өчен барлык шартлар тудырылган.
Татарстан Президенты Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында да булды. Театр алдында аны Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы персонажлары сыннары каршы алды. Алар шәһәр җитәкчелеге тарафыннан бүләк ителгән һәм шушы көннәрдә генә кайтартылган икән. Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр кунаклары театрны карап, артистлар белән аралаштылар.
Шәһәребез үсә, матурлана, яңадан-яңа объектлар төзелә. Горурланырлык нигез бар! Безнең бурыч исә – булганны саклау, кадерен белү.
Фото e-nkama.ru сайтыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев