Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Барлыгы 15 мең агач утыртылган

Красный Ключ бистәсе һәм шәһәр арасындагы урманда агач утыртуда дистәләрчә түбәнкамалы катнашты.

Берничә ел элек биредәге авыру агачларны кискәннәр. Ул вакытта урманчылар яңа үсентеләр утыртылачак дип вәгъдә биргән булганнар.  
Бу көнне урманда урманчылар гына түгел, төрле оешмалар хезмәткәрләре дә эшләде. Чакыргач, чик сакчылары да көттереп тормаганнар. Моннан тыш, мәйданны авыру, корыган үсентеләрдән арындырдылар. 
Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән берлектә, 36 нчы балалар бакчасы, «Чародейка» яшүсмерләр клубы Вахитов урамындагы 2 нче йорт каршына 30 миләш үсентесе утыртканнар. 17 нче идарәче компания хезмәткәрләре эш кораллары белән ярдәм иткән. Өмәдән бар да канәгать калган. Татар яшьләре клубы җитәкчесе Айдар Сәгыйтов агачларны тәрбиясез калдырмаска вәгъдә биргән.
Хәзер урманда 200 каен үсентесе бар. Сүз уңаеннан, белгечләр әйтүенчә, климат ягыннан бу агачлар нәкъ урманда үсәргә тиеш, чөнки җәен алар кызуда янмаячак. Чыршыларны исә кешеләр яшәгән урыннан ераграк утыртырга кирәк икән – якын-тирәдә булса, кышын кисеп алырга теләүчеләр күп булыр.
Төрле акцияләр кысаларында, быел Түбән Камада 15 мең каен, юкә, өрәңге, миләш агачы утыртылган.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев