Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балыкчылар ярдәме кирәк

Җирле экологлар биологик ресурслар комитеты белән берлектә профилактик чара уздырганнар. Белгечләр Пионер күле суында кислород күләмен үлчәгән.

Кышын боз астына кислород үтеп кермәү сәбәпле, еш кына балыклар үлә. Суүсем черү сәбәпле, кислород кими икән.
– Элек «Нефтехим» предприятиесе белгечләре суны торба аша кертеп, балыкны саклап кала идек, – ди ТР биология ресурсларының Дүләт комитеты бүлеге начальнигы Эдуард Иванов.
Дөрес, суны кислород белән тәэмин итү өчен, бозны тишәләр. Бу эштә балыкчылар да ярдәм итә ала. Әйтик биш-алты урында түгел, 20-30 урында тишсәләр, күпме балык исән калачак!

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев