Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балык тотуда ярышканнар

Узган ял көннәрендә Зәй елгасы буенда Түбән Кама шәһәре һәм районының медицина хезмәткәрләре арасында «Балык кап-2019» балык тоту ярышлары булды.

Мондый чара инде күптән матур традициягә әйләнде һәм елга ике тапкыр – кышын һәм җәен үткәрелә. Ул, медикларга спорт булудан бигрәк, мәшәкатьле эш көннәреннән соң формаль булмаган шартларда аралашу өчен кирәк.
– Бу чара бер-беребезне яхшырак белергә ярдәм итә. Чөнки шәһәрдә медицина оешмалары күп һәм без, кызганычка каршы, бер-беребезне белмибез. Әлбәттә, барлык катнашучылар да, традиция буенча, төп өлештән соң, өстәл артына уха ашарга җыелалар, очрашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашалар, – ди ярышларны оештыручы рентген диагностикасы һәм дәвалау буенча табиб Рафаэль Кудаяров.  
Ярышка рәсми старт иртәнге 6 да игълан ителгән иде, ә ике сәгатьтән соң судья, тоткан балыкларны карап, ярышка нәтиҗә ясады. Балыкларны үлчәгәч, өченче урынга табиб-кардиолог Алексей Черемисинов чыкты. Икенче урынны табиб-онколог Людмила Суслова алды. Беренче урынга шәһәр балалар хастаханәсе акушеры Татьяна Чернышкина лаек булды. Аның мондый чарада беренче тапкыр гына катнашуы икән.
Ярышта катнашучыларның күбесе бу көнне балыкка гаиләләре белән килгән иде. Актив катнашкан барлык балаларга да «Иң яшь балыкчы» дигән дипломнар, ә җиңүчеләргә бүләк сертификатлары тапшырылды. 
Киләсе ярышлар кыш көне булачак, анда теләге булганнар үз көчләрен боз астында балык тотуда сынап карый алачаклар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев