Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалы гаиләләргә – өстәмә түләү

3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә ай саен өстәмә акча түләү буенча сорауларга Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Л.Кутилина җавап бирә.

– Ай саен түләнә торган 5 мең сум акча кемнәргә тиеш?
– Әлеге акча 3 яшькә кадәрле балалары булган барлык гаиләләргә дә бирелә.
– 3 яшь тулган балалар бу акчаны ала аламы?
– Акча 3 яше тулмаган, яки 3 яшь 2020 елның 1 июленә кадәр тулучыларга гына түләнә.
– Ай саен түләнә торган акча гаиләдәге һәр балага да биреләме?
– Әйе, гаиләдә 3 яшькә кадәрле 1 бала булса – 5 мең, ике бала булганда, 10 мең сум акча бирелә.
– Ана капиталына хокукы булмаган гаиләләргә бу акча биреләме?
– Әлбәттә, Президентның 2020 елның 11 маенда кабул ителгән 317 номерлы карары нигезендә, ай саен бирелүче бу ярдәм ана капиталына бәйле түгел.
– Россия гражданнары булып та, башка илдә яшәүчеләр балаларына бу акчаны ала аламы?
– Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр бирелүче бу ярдәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләргә генә күрсәтелә. Әгәр сез моңа кадәр башка илдә яшәп, аннары Россиягә кайткан булсагыз, әлеге төр түләүне алу өчен хәзерге вакытта яшәү урыныгызны раслаучы документлар тапшырырга тиеш буласыз.
– Бала июнь ахырында туарга тиеш булса, ул түләүне гаилә июнь ае өчен ала аламы?
– Әйе, закон буенча ай саен түләнә торган акча алу хокукы 2020 елның 1 июленә кадәр булырга тиеш. Балагыз 30 июньдә туса да, гаиләгә 5 мең сум акча түләнә. Әгәр сезнең балагыз бер көнгә соңрак, яисә 1 июльдә туса, сез ана капиталын алу хокукына ия буласыз, кызганычка каршы айлык түләү бирелми.
– Балага 3 яшь май аенда тулган очракта, ай саен бирелә торган акчаны берьюлы ике ай өчен алып буламы яисә апрель өчен генәме?
– Бу очракта айлык акча ике ай өчен дә түләнә. Түләүләр балага 3 яше тулмаган айлар һәм 3 яшь туласы ай өчен дә түләнә.
– Әлеге акчалар нинди чыганактан алына?
– Берьюлы түләнүче әлеге акча өстәмә ярдәм сыйфатында федераль бюджеттан түләнелә.
– Өстәмә ярдәм гаиләнең айлык кеременә бәйлеме?
Юк. Бу түләү гаиләнең кеременә бәйле түгел. Шулай ук эш урыны, хезмәт хакы булу-булмау, башка төр пособие, пенсияләр, социаль түләүләр һәм социаль ярдәм төрләре дә исәпкә алынмый. 16 яшькә кадәрле балалары булган барлык гаиләләргә дә акча бирелә.
– Гаризаны ничек һәм кая тапшырырга?
– Акча алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/395593/1), яисә Пенсия фондынының рәсми сайтындагы (https://es.pfrf.ru/#services-f) шәхси кабинет аша агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада мөрәҗәгать итүченең СНИЛС һәм банк счеты номерлары күрсәтелергә тиеш. Башка өстәмә документлар кирәк түгел. Кирәк булган очракта, Пенсия фонды барлык мәгълүматьларны да соратып ала. Гаризаны шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарында һәм күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Тик моның өчен алдан язылып, кабул итү вакытын билгеләргә кирәк.
– Опекуннар айлык түләүгә гариза язу хокукына ияме?
– Әйе, әмма алар гаризаны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә үзләре барып бирергә тиешләр.
– Әти-әнинең кайсысы гариза белән мөрәҗәгать итә ала?
– Ана капиталына сертификат булган очракта гаризаны сертификат иясе язарга тиеш. Башка очракларда гаризаны баланың туу турында таныклыгында язылган ата-ананың икесенең берсе яза ала. Гаризаны икесе дә биргән очракта акча беренче булып язучыга күчерелә.
– Гариза белән Пенсия фондына теркәлү урыны буенча гына мөрәҗәгать итеп буламы?
– Бу мәҗбүри түгел, бу төр түләүгә карата экстерриториаль ысул кулланыла, ягъни баланың законлы вәкиле гариза белән теркәлү урыны яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә ала.
– Гариза белән мөрәҗәгать итү вакыты чикләнгәнме?
– Гариза белән биш ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Гаризалар барлык каналлар буенча 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Айлык түләүләргә хокуклары булган гаиләләргә апрельдән алып июньгә кадәр түләүләр биреләчәк.
– Айлык акчалата түләү кайсы чор өчен билгеләнә?
– Әлеге акча 2020 елның апреленнән июненә кадәр һәр балага айга бер тапкыр түләнә. Гариза 30 июньнән соң язылган очракта түләү 3 ай өчен берьюлы башкарыла.
– Гаиләдә 3 яшькәчә ике бала булса, гариза аларның һәркайсына аерым язылырга тиешме?
– Юк, гаиләдә 3 яшькә кадәрле ике яки аннан күбрәк бала булган очракта, акча түләүне сорап, бары бер генә гариза языла.
– Балага 3 яшь апрель-июнь аралыгында тулган очракта, гаилә ай саен бирелә торган акчаны да, берьюлы бирелүчесен дә ала аламы?
– Әлбәттә, балага апрельдә 3 яше тулса, гаилә апрель ае өчен – 5 мең сум, ә 1 июньнән соң 10 мең сум акча ала. Балага 3 яшь майда тулган очракта, гаиләгә апрель һәм май айлары өчен – 5әр мең сум (ике айга 10 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча түләнә. Балага 3 яшь июньдә тула икән, гаилә апрель, май, июнь айлары өчен – 5әр мең сум (барлыгы 15 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча ала.
– Түләү билгеләнгәнме-юкмы икәнлеген каян белергә мөмкин?
– Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фондының рәсми сайты аша юллаучылар нәтиҗәне шуннан ук карый алалар. Хәбәр автомат рәвештә килсен өчен сез шәхси кабинетыгызда хәбәр итү хезмәтенә язылган булырга тиеш. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, «Файдаланучы профилен» сайларга, һәм «соралган хезмәтләрнең торышы турында хәбәр алырга телим» кырына тамга куярга тиеш. Гариза Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә язылса, акча Законда каралган срокларда дәгъва итүчегә күчерелә. Кабул ителгән уңай карар турында гариза тапшырган территориаль органга шалтыратып белешергә мөмкин. Гариза уңай хәл ителмәсә, карар кабул ителгәннән соң бер эш көне дәвамында бу хакта гариза язучыга заказлы хат юллана.
– Гариза язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Ярдәм Россия Федерациясе гражданнарына күрсәтелә, гражданин РФ гражданлыгын югалткан очракта, акча түләнми; акча Россия Федерациясендә яшәүче РФ гражданнарына бирелә; гаилә даими рәвештә чит илдә яшәгән очракта, 5 мең акча түләнми. Гаризада гариза белән мөрәҗәгать итүченең банк счеты күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Гаризада башка кешенең банк реквизитлары күрсәтелеп язылган булса, аны кабаттан үз реквизитларыңны күрсәтеп язарга кирәк.
Түбәндәге очракта акча түләнми: балага карата ата-ана хокуклары чикләнсә яисә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булса; берьюлы түләү алуга хокук биргән баланың үлеме очрагында; тулы түгел яисә дөрес булмаган мәгълүматьлар биргәндә.
– Гариза уңай хәл ителгән очракта, акчаны кайдан һәм ничек алырга кирәк?
– Акча бары тик гариза белән мөрәҗәгать итүченең гаризада күрсәтелгән реквизитлары буенча банк счетына гына күчерелә. Таҗлы вирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында почта элемтәсе оешмалары аша акча тарату рөхсәт ителми, чөнки болай эшләгәндә, китерүче белән акча алучының контактка керүе күзәтелә.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев