Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балаларны сөендерделәр

Янгынга каршы федераль хезмәтнең беренче отряды җитәкчелеге хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балалары өчен истә калырлык бәйрәм оештырды. 33 нче янгын сүндерү часте укыту-тренировка полигоныбазасында үткәрелгән чарага 20дән артык бала килде.

Гадәттәгечә, балаларга янгын сүндерү депосы буенча экскурсия үткәрелде. Әти-әниләренең эштә ни белән шөгыльләнүләрен балаларүз күзләре белән күрделәр. Часть начальнигы урынбасары Максим Тимофеев экскурсиядә һәр нәрсә белән үзе таныштырып йөрде. Янгын сүндерү машиналары һәм янгын сүндерүчеләрнең хәрби экипировкасы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Ул гына түгел, сиреналар тавышы астында нәни кунакларга янгын сүндерүчеләрнең тревогага күтәрелүен дә күрсәттеләр. Күбек ярдәмендә ут сүндерүне дә балалар зур соклану белән күзәтте.
44 нче янгын сүндерү-коткару частенең каравыл начальнигы Салават Хәкимуллин янгын сагында 26 ел хезмәт итә. Быел аның улы Марат та беренче сыйныфка укырга бара икән. «Иң мөһиме яхшы укысын, сәламәт булсын һәм һөнәрен дөрес сайласын. Әле сөйләргә иртәрәк булса да, әгәр янгын сүндерүче булырга карар итсә, мин аны хуплаячакмын гына», – ди әти кеше.
Һава торышы салкын булганлыктан, өстәвенә яңгыр да сибәли, балалар туңа башлагач, оештыручылар аларны күнегүләр ясый торган ябык манежга чакырдылар. Ә анда балаларны әкият геройлары көтә иде. Алар ролен отряд психологлары Ольга Кутергина һәм Валерия Хәйруллина башкарды.
93нче янгын сүндерү-коткару часте диспетчеры Алинә Ганиева әлеге чарага ике кызы белән килгән, өлкәне Эльвина быел мәктәпкә бара, ә кечекенәсе Лиягә 7 ай гына икән. Шулай булса да, аларның барлык конкурсларда да бердәм катнашуларын күрү күңелле булды. «Бәйрәм бик ошады, оештыручыларга рәхмәт», – диде Алинә.
Ә алда барысын да кайнар чәй, тәм-том, сок, җиләк-җимеш белән бәйрәм өстәле көтә иде. Соңыннан ата-аналар бәйрәм оештырганнары, бүләкләр һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен отряд җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.
Людмила СВОЙКИНА. Янгынга каршы федераль хезмәтнең 1нче отряды матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев