Туган як

Балаларга хокукый ярдәм

20 ноябрь көнне Россиядә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уза.

Бу көнне түбәнкамалыларның сорауларына суд приставлары, эчке эшләр идарәсе, җәза үтәү хезмәте, социаль ярдәм күрсәтү, опека һәм попечительлек бүлеге, мәгариф идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк. Алар ятим, караучысыз калган балалар, тәрбиягә, шулай ук уллыкка (кызлыкка) бала алучылар, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
Кабул итү сәгатьләре иртәнге тугыздан көндезге 12гә кадәр күп функцияле үзәкнең актлар залында уздырыла.
Алдан язылылу өчен телефоннар: 8 8(555) 41-98-46, 41-91-45. 41-98-24.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: