Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балаларга бәйрәм шатлыгы өләшәбез

НТР медиа-холдингында «Кыш бабай бул!» дигән традицион хәйрия акциясе башлану турында газетаның узган саннарында хәбәр иткән идек инде. Шунысы куандыра: әле Яңа елга шактый көн калса да, бу атналарда акция киң колач алды.

Бик күп оешма, уку йортлары, коллективлары, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, гомумән, балаларга бәйрәм шатлыгы бүләк итәргә теләгән түбәнкамалылар бу көннәрдә НТР бинасына агылдылар. Инде мәгълүм булганча, әлеге хәйрия акциясе кысаларында, менә инде 10 ел дәвамында НТР компаниясе тормышта авыр хәлдә калган балаларга («Балкыш», «Доверие», «Надежда» үзәкләрендә һәм Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә һ.б. мохтаҗ сабыйларга), түбәнкамалылар белән берлектә, Яңа ел бүләкләре әзерли. Ел саен әлеге акциягә күп кешеләр катнаша. Быел да бу шулай булды. Соңгы көннәрдә балаларга хәйрия бүләкләре алып килгәннәрнең кайберләрен генә санап үтәбез. Әлбәттә, иң беренче чиратта, телерадиокомпания хезмәткәрләре үзләре катнашып, акцияне ачып җибәрделәр. Аның составындагы газета редакцияләре коллективлары, шул исәптән, «Туган як» газетасы да, акциядән читтә калмады. Шәһәр архивы, «Мунча ташы» эстрада театры, 12 нче мәктәпнең 1 нче һәм 36 нчы  мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары, «Росреестр» идарәсенең Түбән Кама бүлеге һәм башка бик күп, бик күп түбәнкамалылар (һәрберсен арерым-аерым санап чыгу һич мөмкин түгел) акциягә үз өлешләрен керттеләр.
«Кыш бабай бул!» акциясе 20 декабрьгә кадәр дәвам итә (соңыннан җыелган бүләкләрне тапшыру башлана). Аңа кушылырга теләсәгез, әзерләгән бүләкләрегезне Химиклар урамындагы 64 а йортында урнашкан НТР бинасына алып килегез. Балаларга уенчыкларны Яңа ел алдыннан НТРның «штаттагы Кыш бабае» тапшырачак. Акциягә кушылыгыз! Балаларга Яңа ел могҗизасы бүләк итегез! 
Фотода: яңа ел бүләкләре тапшыру мизгелләре.
Фотолар НТР медиа-холдингының шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев