Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар сәнгать мәктәбенең структур бүлегендә татар мохите булыдыру, укучыларны милли рухта укыту-тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә

Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге татар гимназиясендә урнашкан әлеге уку йортында һәрьяктан үсеш алырга омтылучы укучыларның ана телендә сөйләшүләре, татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә көч куюлары да милләтебезнең өметле киләчәгенә зур этәргеч булып тора.

Бүгенге көндә уңышлы гына үз эшләрен дәвам итүче «Хореография сәнгате», «Музыка сәнгате», «Сынлы сәнгать», «Гомуми эстетик белем бирү» бүлекләренә 2019-2020 нче уку елында «Театр сәнгате» бүлеге өстәлде. Әлеге бүлекнең төп максаты – татар театр сәнгатен үстерү. Кыска гына вакыт эчендә укытучылары Гөлнара Расих кызы Хафизова җитәкчелегендәге «Хәят» төркеме беренче уңышына иреште: «Театр яктылыкка, нурга илтә» муниципаль бәйгенең номинациясендә җиңү яулап, акчалата премиягә лаек булды. Әлеге уңыш укучыларны тагын да канаталандырды, алар март аенда Д.Аппакованың «Шыгырдавыклы башмаклар» әсәре белән «Театр без границ» муниципаль фестивальдә катнашты.
«Музыка сәнгате», «Гомуми эстетик белем бирү» бүлекләре укучыларының да сәнгать өлкәсендәге уңышлары бихисап. Алар – шәһәребездә үткәрелүче чараларның актив катнашучылары. 2018-2019 нчы уку елында Рәмзия Мансур кызы Гатауллина җитәкчелегендәге «Хәзинә» вокал-инструменталь ансамбле, «Көйле, моңлы татар җыры» муниципаль бәйгедә I нче урын яулап, акчалата премиягә лаек булды. Бүләк хисабына 9 милли кием тектерелде.
Курай – татар халкының иң яраткан уен коралларының берсе. Тынлы уен кораллары укытучысы Лилия Мәхмүт кызы Галәветдинова җитәкчелегендәге «Кояшкай» курайчылар ансамбле мәктәбебезгә генә түгел, шәһәр милли чараларына да җанлылык кертә. Алар – төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрнең актив катнашучылары, алдынгылар рәтендәге ансамбльләрнең берсе.
Сәнгать мәктәбендә балалар зур кызыксыну белән фортепиано, скрипка музыка уен коралларын да үзләштерәләр. «Азалия» фортепиано, «Ассорти» скрипка ансамбльләре уңышлары аерым игътибарны җәлеп итә (җитәкчеләре: Альбина Фәсхетдинова, Альбина Фазлыева, Альбина Ситдыйкова). Алар, муниципаль, республика, регионара бәйгеләрдә призлы урыннар алып, укытучыларын, ата-аналарын, якыннарын сөендерә.
Мәктәбебездә «Сынлы сәнгать» бүлегендә белем алырга теләк белдерүчеләр байтак. Биредә балалар рәсем сәнгате нигезләрен үзләштерә. Уңышлары да бихисап. Укытучылары Наилә Габделхак кызы Исхакова, дәресләрне алдынгы технологияләр, яңа алымнар белән сугарып, укучыларның сәләтләрен ача, үстерә. Аның һәр дәресе үзенчәлекле һәм мавыктыргыч.
Сәнгать мәктәбендә балалар саны буенча иң күләмле бүлек – «Хореография сәнгате».
Татарстан Республикасының «Тамчылар» үрнәк хореография ансамбле – абруйлы ансамбльләрнең берсе. Җитәкчеләре: Эльвира Миңнегасыйм кызы Мадьярова, Эльмира Миңнегасыйм кызы Хәлиуллина. «Тамчылар» ансамбленең чыгарылыш төркеме укучылары – Айгөл Шәрәфетдинова, Эльвира Габдуллина – югары белем алып, бүгенге көндә туган мәктәпләрендә педагог-хореограф булып эшли.
«Тамчылар» ансамблендә төрле милләт биюләрен башкаруга зур әһәмият бирелә. 20 еллык тарихында – 40 тан артык бию куелышы. Муниципаль, федераль Сабантуйларда катнашу, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулау ансамбльнең йөзе булып тора. Алар – тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителүче ансамбльләрнең берсе. 2019-2020 нче уку елында гына күпме чыгыш: «Мирас» мәдәният йортында Хадиджа Шахламазовага ярдәм йөзеннән үткәрелгән хәйрия концертында катнашулары, 11 нче мәктәп юбилеенда кичәне чыгышлары белән бизәүләре, Идел буе федераль округының Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында Ватан геройлары көненә багышланган чарада чыгыш ясаулары, Халыклар дуслыгы йортында Әниләр көненә багышланган концерт программасында катнашулары, 12 нче мәктәп нигезендә музей ачылу чарасында чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырдырулары – болар барысы да «Тамчылар» ның уңышы. Алай гына да түгел, «Тамчылар» ның Түбән Кама шәһәрендә узган «Жемчужины Татарстана» Халыкара балалар һәм яшьләр фестиваль-бәйгесендә, Казан шәһәрендә үткәрелгән «АРТ-ПЕРСПЕКТИВА» Халыкара сәнгать конкурсында, ТАССР 100-еллыгына багышланган «Веков связующая нить»муниципаль бәйгедә катнашып, I нче дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булулары – укытучыларның, балаларның һәм, әлбәттә, ата-аналарның зур тырышлыгы нәтиҗәсе.
Балалар сәнгать мәктәбендә һәрбер укучының сәләтен ачу, үстерү өстендә намуслы эш башкарыла. Биредә башка милләт вәкилләренең сәнгатен, мәдәниятен хөрмәт итүче, югары зәвыкка ия булган, культуралы тамашачы тәрбияләнә. Киләчәктә сәнгать өлкәсендә үз урынын билгели алырлык, милләтебезгә тугры хезмәт итәрлек артистлар, музыкантлар, җырчылар, биючеләр, рәссамнар әзерләнә. Сәнгать өлкәсендә булган уңышларыбызда, әлбәттә, ата-аналарның да өлеше зур. Гаиләдә баланы милли рухта тәрбияләүләре, кечкенәдән үк мәдәниятебез, сәнгатебезгә кызыксыну орлыклары салулары, милләтебез язмышына битараф булмаулары мәктәбебез бабалары саны артуга сәбәп булып тора. Ә без, укытучылар, киләчәктә дә уку йортыбызда туган телдә камил аралашучы, халкыбызның мирасын киләсе буыннарга тапшыра алырлык укучыларыбыз булыр дип өметләнәбез.

Гөлүсә Сабирова, Балалар сәнгать мәктәбенең директор урынбасары

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар / Гөлүсә Сабирова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев