«Балалар белән элемтәне өзмим»
700
0
1

Кем ул әйдаман (вожатый)? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Балалар белән уртак тел табу авырмы? Бу турыда әйдаман булып эшләгән Альмира Заһретдинова белән сөйләштек. 20 яшьлек Альмира - Түбән Кама кызы. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкъне өйрәнү институтына укырга керә. Лагерьга көтмәгәндә эләгә....
Кем ул әйдаман (вожатый)? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Балалар белән уртак тел табу авырмы? Бу турыда әйдаман булып эшләгән Альмира Заһретдинова белән сөйләштек.
20 яшьлек Альмира - Түбән Кама кызы. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкъне өйрәнү институтына укырга керә. Лагерьга көтмәгәндә эләгә.
- Ике ел элек, имтиханнар тәмамлангач, шәһәргә кайтып, җәй буе өйдә торасы килмәде. Танышларымның Кырымга китәргә җыенуларын ишеттем. Озак уйлап тормыйча, педагогия отрядын табып, җитәкчеләре белән элемтәгә кердем һәм берничә көннән Кырымда, Песчаное поселогындагы Казакевич лагеренда идем, - дип исенә төшерә кыз. -Диңгез, кояш, сәяхәт итү мөмкинлеге... Анда рәхәт иде.
Отрядындагы 8-12 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында тулы гаиләдә яшәүчеләр дә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә, әби белән генә үсүчеләр дә була. Шуңа да аларны дуслаштырыр, уртак тел табар өчен күп тырышырга туры килә. Лагерьда якын-тирәдән генә түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар да ял итә. Якыннары еракта калган. Шуңа күрә аларны да, әти- әниләрен дә тынычландырырга туры килгән. Яныңда ышанычлы юлдаш булса, күпкә җиңелрәк. Бу яктан Альмирага бәхет елмая.
Икенче елны Альмира Түбән Камада калырга карар кыла һәм «Юность» лагеренда эшли.
- Мин җитәкләгән отряд балалары ышанычлы һәм мөстәкыйльрәк булды. Алар мине ишетә беләләр, тыңлыйлар иде. Әмма без, әйдаманнар, зарланырга да мактанырга да тиеш түгел. Отряд бирделәрме - эшлә, - ди кыз.
Альмира балалар белән уртак тел тиз таба, чөнки үзе әйтүенчә, «мәхәббәтләрен яулап алсаң, алар һәрвакыт яныңда булырга тырыша». Балаларны яхшыларга һәм начарларга аеру дөрес түгел, дип саный. һәрберсенең үз холкы: аңларга өйрәнсәң, күпкә ирешеп була. Шул ук вакытта таләпчән була белергә кирәк. Альмира әйдаманның төп сыйфатлары -сабырлык, ярату, креативлык дип саный.
- «Үз балаларым» белән элемтәне өзмим. Без социаль челтәрләрдә аралашабыз, сирәк булса да, очрашабыз, - дип елмая ул. - Узган җәйдәгечә, «Юность» лагеренда эшләргә планлаштырам. Балалар белән очрашуны түземсезләнеп көтәм.
Фото Альмира Заһретдинованың шәхси архивыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3500
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!2701
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп кердеБалалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?23701
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп керде Балалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?23701
-
7 март 2021 - 11:37Табигатьтән илһам ала Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!13000
-
5 март 2021 - 11:23«Нефтехимик» командасы КХЛ ның быелгы сезонында соңгы матчын уздырды «Торпедо» хоккейчылары белән очрашуда Владимир Галузин көндәшләр капкасына беренче шайбаны кертеп, безнең команданы алга чыгарды.11600
-
6 март 2021 - 10:34Юл бирегез ЮХИДИ инспекторлары «Шәһәр электр транспорты» хезмәткәрләре белән куркынычсызлык рейды уздырганнар.9300
-
5 март 2021 - 11:09Автобус белән Дүшәмбе иртәсе сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче түбәнкамалылар өчен бик күңелсез узды. Эшкә соңга калучылар да юк түгел иде, чөнки Сүбәләк юлында машиналар җыелып, бөке хасил булган.9200
-
7 март 2021 - 11:33Китаплары кызыклы да, файдалы да Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.8601
-
7 март 2021 - 11:30«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт» Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.7803
-
5 март 2021 - 10:29Мәрхүмне «бурычлы иткән» Бер ир үлгән әнисе паспорты буенча бурычка акча алган.7600
-
5 март 2021 - 09:24«Шартлау куркынычы юк» 4 мартта 9.50 сәгатьтә янгын сагына «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән.7300
-
5 март 2021 - 10:2768 литр кан тапшырган «Россиянең яхшы доноры – 2020» Бөтенроссия конкурсында түбәнкамалы Андрей Жук өченче урынга лаек булган.6800
-
6 март 2021 - 10:22Демографик «чокыр»га тәгәрәп төштек Узган ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булган.6300
-
6 март 2021 - 10:17Яңа үзәк төзелә Түбән Камадагы үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның беренче өлеше төгәлләнгән.5800
-
7 март 2021 - 11:27«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр» Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?5000
-
8 март 2021 - 09:29Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм!3800
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3500
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!2701
-
8 март 2021 - 08:44Әбием һәм нәнәем турында Минем ике әбием бар. Дөресрәге, бер әбием һәм бер нәнәем.2500
-
8 март 2021 - 13:48Тормыш дәресләре Иртә таңнан торып, әнием елмаеп безне: «Торыгыз, улларым, таң нуры сыман ялт-йолт итеп янып торыгыз!» – дип уята.2300
© 2011 - 2021. Сайт Туган Як. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Электронная почта редакции: tuganyk@yandex.ru
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+