Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балага планшет сатканнар

«Кызыма 11 яшь. Күптән түгел беркемгә әйтмичә, туган көненә җыелган акчасына, кибеттән планшет сатып алган. Алып кайткач, яшереп куйган, әмма төргән каптан чыгармаган. Планшетны тапкач, мин, билгеле, аны кибеткә кире тапшырырга киттем, әмма сатучы кабул итмәде. Янәсе, бу– техник яктан катлаулы товар һәм шуңа күрә, кире кибеткә кайтарылмый. Ә техник яктан катлаулы товарны 11 яшьлек балага сату рөхсәт ителәме? Үземнең хаклы икәнемне аңлыйм. Әмма хәзер нишләргә? Әллә судка барып, гариза язаргамы? Рәмис».

Сорауны Түбән Кама территориаль органының эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге начальнигы Евгения ЧЕРНОВАга юлладык:
– Әлбәттә, бу планшетны өлкән кеше сатып алса, аны сатучы кире алмаска мөмкин, чөнки товар, чыннан да, техник яктан катлаулы дип санала. Төзек булса, ул кайтарылмый да, алыштырылмый да. Әмма сезнең очрак балигъ булмаганнарга сату белән бәйле.
РФ Гражданлык Кодексы 28 нче маддәсенең 2 нче пункты буенча, 6-14 яшьлек балалар вак көнкүреш әйберләре сатып алырга(ипи, сөт, дәфтәр һ.б.), бүләк кабул итәргә, әти-әнисе яки башка кеше бүләк иткән акчасын үзенчә файдаланырга хокуклы. Сатып алынган әйберләр бала яшенә туры килергә һәм кыйммәт булмаска тиеш. Акчасы җитәрлек булып та, планшет яки башка кыйммәтле әйбер сатып алырга теләсә дә, моны олылардан башка эшли алмый.
Сезгә югарыда әйтелгән маддәне күрсәтеп, сатып алу килешүен өзүне һәм акча кайтаруларын таләп итеп, ике экземплярда дәгъва язарга һәм кибеткә барып, аны сатучыга тапшырырга кирәк булачак. Таләпне үтәүдән баш тартсалар, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук, Түбән Кама территориаль органы «кайнар линия»сенә 8(8555) 36-63-76 номеры буенча д ү ш ә м б е - п ә н җ е ш ә м б е 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.45 сәгатьтә шалтырата аласыз.

Фото: pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев