Туган як

Балачак иленә сәяхәт

Факил Сафинның әсәрләре тормышны җанлы итеп, истә калырлык образлар аша чагылдыруы белән әһәмиятле. Аның прозасы белән бер танышасың икән, әсәрләрен табып укымыйча мөмкин түгел. Әсәрдәге персонажлар белән танышкач, бу дөнъяның фанилыгына, адәм балалары нинди генә язмышка дучар булсалар да, нинди генә эш-гамәлләр кылсалар да, гомер юлы чикле икәнлегенә төшенәсең .

Язучы Факил Сафинның 2005 елда «Мәгариф» нәшриятында басылып чыккан «Ләлә белән Арслан» китабына балалар өчен язылган хикәяләр, әкиятләр тупланган. Китапның бизәлеше дә үзенә җәлеп итеп тора. Рәссам Валерий Булатовның рәсемнәрен Л.Вафина компьютерда камилләштереп урнаштырган. «Кышның беренче көне» хикәясендә, балалар саны аз булганлыктан, авылда нәниләрнең бакчаларын ябуның дөрес түгеллеге,аларны кабат ачарга кирәклеге яктыртыла. Өйдә утырган балаларның тормышны, табигатьне үзләренчә аңлаулары күзәтелә. Әхәт исемле малай көзнең кышка кереп барышын тәрәзәдән карап күзәтеп утыра. «Күлдәвекләрдә йөзүче яфраклар көймә кебек чайкалалар». Урман артына таба агылган болытларны да тузгып торган сарык йонына охшата. Икенче көнне кыш килеп тә җиткән. Яңгырдан ясалган күлдәвекләрне боз каплап алган. Бала ничек өйдә утырсын! «Болыт арасыннан чыккан кояш Әхәтне эзлидер шикелле», – ди язучы. Баланың табигатькә омтылуын түбәндәге өзек тә бик ачык чагылдыра. «Әхәт тиз генә ашады да әбисе китереп биргән киемнәренә тотынды. Өстенә җылы бишмәтен киеп алды. Башына кызгылт бәйләм кәпәч менеп кунды, аякта – әтисе Чаллыдан алып кайткан шәп  итекләр. Урамга ашкынып, йөгереп кенә чыкты. Салкынча, күңелле тышта. Озаграк йоклавына үкенеп тә куйды әле малай. Каяндыр кулына бер таяк килеп эләкте, капкадан урамга атылды. Шома боз каплаган күлдәвектә шуа да башлады. Рәхәт инде, таягы белән бозга сугып та карады. Кай арада шулай ныгыган бу боз, таяк белән сугуга исе дә китми, ватылырга уйламый да. Шунда шул Ләлә белән Миләүшә чыкса, тагын да күңелле булыр иде, алар әле йокыдан яңа торып килә торганнардыр. Кызлар бит алар иркәләнеп ятарга яраталар». Әсәрдән алынган бу өзектә без балаларга хас кичереш- тойгыларны күрәбез. Язучының тел-стиль үзенчәлекләре дә чагылыш таба. Хикәя мавыктыргыч стиль белән язылган, вакыйгалар бәйләнеше бик кызыклы. Хикәянең икенче бүлегендә Әхәт ачулы Җилбану һәм кышны китергән Суык абзый белән каршылыкка керә. Суык, малайны сынап карау өчен, көнне тагын да суытып җибәрә. Ә Әхәт сынатмый, бияләен киеп ала да, шугалакта уйнавын дәвам итә. «Тиз генә бирешә торганнардан түгел», – дип, автор Әхәткә үз бәясен бирә. Әсәрнең төп фикере дә шунда: авыл балалары да өйдә утырмаска, уйнап, табигатьне күзәтеп үсәргә тиешләр. Әхәт кебек тормышны яратып, табигатьтән аерылмыйча үсәргә кирәк... «Балалар бакчалары кабат ачылырга, анда йөргән һәр бала бәхетле балачак хокукына ия булырга тиеш», – дип, чаң суга Факил Сафин...
Язучы Ф.Сафинның «Ләлә белән Арслан» китабына кергән хикәяләре мавыктыргыч реаль маҗаралы сюжетка корылган.Табигать белән кеше янәшәлеген саклап калу проблемасы үзенчәлекле образлар аша чишелеш тапкан. Әлеге китаптагы хикәяләр, әсәрләр, буыннар бәйләнешен саклап, табигатьне аңлап, әхлаклы булып яшәргә чакыра. Ф.Сафинның бу китабы татар балалар әдәбиятында бик кыйммәтле хәзинә булып тора дип ышаныч белән әйтә алабыз. 
Резидә ВӘЛИЕВА, 7 нче китапханә хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: