Туган як

Бакчада – шугалак

«Шинник» бакчачылык ширкәте юлы буенча кайнар су ага. Моны бер түбәнкамалы видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Су шәһәр ягыннан ага икән. Ир фикеренчә, Тәбиев урамыннан булырга тиеш. Ялларда күп кенә кеше җирдән пар күтәрелүен күргән. Су бакчаларга җитеп, бер урында туңа һәм юл шугалакка әйләнә.
Кешеләр яңа микрорайоннардагы йортларда торбаларның сыйфатсыз булуыннан зарланып яза башлаган.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: