Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бакчачылар колагына

Бакча сезоны апрель башында ук ачылса да, кешеләр кишәрлекләренә һаман үз машиналарында, я таксида бара.

«Корабельная роща» яныннан машинада узганда, җәяү тәпиләүчеләрне дә, велосипедта җилдерүчеләрне дә күреп була. Автобуслар гына һаман йөрми. Юкса, элекке елларда бу вакытта газетада маршрутлар йөрешен язып чыга торган идек инде. Кая соң алар? Нишләп йөрми? Бу хакта шәһәрдәшләр дә еш сорап шалтырата.

Яңалыклар бер дә куандырмый. Дөрес, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов әйтүенчә, кешеләрне йөртүне оештыру эшләре бара-баруын, унике бакча һәм ике Кама Аланы маршруты тикшерелгән. Әмма төп мәсьәлә – «Нижнекамское ПАТП» җәмгыятенең быел кешеләрне бакчаларга йөртүдән баш тартуында.

Электр энергиясе инде 1 апрельдә тоташтырылган, тиздән су да биреләчәк. Безнең районда 30 мең тирәсе бакча кишәрлегендә иң азы дигәндә 90 мең кеше хезмәт куя. Һәм язгы эшләрнең иң кызган чагында автобус булмавы халыкны уңайсыз хәлдә калдыра! Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте башка транспорт предприятиесе сайлау белән мәшгуль, шул ук вакытта бердәм социаль йөрү билетын куллану мөмкинлеген саклап калырга ниятлиләр.

Шушы көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бакчачылары белән онлайн очрашкан. Аңа сораулар, мөрәҗәгатьләр күп булган. Түбән Кама хакимияте исә бакчаларда электр энергиясенә ташлама бирүне сораган. Тәкъдим тикшерелә.

Автобусларның бакчаларга йөри башлавы шулай ук санитар-эпидемиология хәлдән дә тора. Шул ук вакытта янгынга каршы режим игълан ителүе турында да онытмаска кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X