Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Бәясе артса да, алалар»

Түбән Кама сатучылары соңгы көннәрдә кешеләрнең тавык йомыркаларын күпләп сатып алулары турында сөйлиләр.

Бәяләре бик арзан булмаса да (ун данәсе 129 сум), кайберәүләр көн саен килеп сатып ала. Бәясе тагын да югарырак күтәрелер дип куркалар, күрәсең. 

Азык-төлек базарында да шул ук хәл. Беренче кергән кибеттә, мәсьәлән, унысын 135 сумга саталар иде. «Ләкин кешеләр барыбер сатып ала, кая барсыннар инде», — диләр сатучылар. «Татарстанстат» мәгълүматлары буенча, узган елның соңгы аенда гына да йомырка бәясе 15 процентка арткан, ә бер елда республикада тавык йомыркасына бәя 52 процентка күтәрелгән. Әгәр узган ел унысын якынча 70 сумга алырга мөмкин булса, быел декабрь аенда бәяләр 100 сумнан артып китте. 

Белгечләр әйтүенчә, йомырка бәясе Яңа ел алдыннан булган шау-шу белән бәйле. Бәйрәм алдыннан ашамлыкларның бәяләре арту ел саен күзәтелә. Бу чимал бәясе, транспорт чыгымнары артуга да бәйле. Җәй ахырында, мәсәлән, тавык продукциясенең кыйммәтләнүен барыбыз да күрде. Йомырка бәясе артуга килгәндә, республиканың федераль салым хезмәте бу уңайдан тикшерү алып бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев