Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Айрат Хәйруллин: «Быел уңыш мул булды!»

Бөртеклеләрне урып-җыюда Татарстан финиш сызыгына чыкты. Әлки районы игенчеләре, республикада беренчеләрдән булып, урып-җыюны төгәлләделәр. Шушы көннәрдә бирегә РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча дәүләт думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин килде. - Бәхеттән, икмәк җыеп алу тәмамланды, - дип, зур канәгатьләнү белән искәртеп үтте Айрат Нәҗипович. - Быел...

Бөртеклеләрне урып-җыюда Татарстан финиш сызыгына чыкты. Әлки районы игенчеләре, республикада беренчеләрдән булып, урып-җыюны төгәлләделәр. Шушы көннәрдә бирегә РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча дәүләт думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин килде.
- Бәхеттән, икмәк җыеп алу тәмамланды, - дип, зур канәгатьләнү белән искәртеп үтте Айрат Нәҗипович. - Быел Әлки районы республикадагы азык бодаеның 12-13 %ын әзерләр дип уйлыйм. Ә ул Татарстанның 43 районыннан берсе генә әле. Янәшәдәге Спас, Алексеевск, Нурлат районнары да, шулай ук, тырышып эшлиләр, көзге бодайны үстерү технологиясен төгәл үтиләр. Ә шулай да, бөртеклеләр буенча Әлки районы - республикада беренче.
Әлки районы кырларындагы бодай икмәк пешерүгә яраклы. Бер гектардан уртача уңыш - 38 центнер, урыны-урыны белән, хәтта 50 центнерга җитә. Кырда калган саламны махсус урып-җыю машиналары җыя, пресслап төргәкли, аннан районның терлекчелек комплексларына һәм фермаларына озатыла.
- Бу ел әйбәт килде, - дип ассызыклап үтте Айрат Хәйруллин. - Көзге бодай, кукуруз, көнбагыш үстерү белән шөгыльләнгән барлык хуҗалыклар өчен ел бик табышлы булырга ошаган. Аеруча, үсемлекләрне үстерүдә технологияне саклап, үз вакытында барлык тиешле чараларны күргән җир кешесе өчен. Биредә, Әлки районында, үсемлекләрне биш мәртәбә тук-ландырганнар. Бе-ренчесендә - кар эреп бетүгә үк, авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә; икенче юлы - кырга керү мөмкин булуга, кул астындагы техниканы файдаланып; өченче мәртәбә - тамырдан тыш тукландыру юлы белән. Корткычлар һөҗүме куркынычы да зур иде, әмма алар яралгыда чакта ук юк ителде.
Кама аръягы - Татарстанның игенгә бай урыны. Биредә ел саен республикадагы азык бодаеның 40-45% җитештерелә.
- Бу бөртеклеләр, сыйфаты буенча казахстанныкына туры килә, - дип саный Айрат Хәйруллин. - Кайберәүләр Татарстанда фуражга яраклы бөртеклеләр генә игелә, дип исәплиләр, әмма бу дөрес түгел! Технологияне үтәсәң, яхшы уңыш алырга була. Быел уңыш мул булды, шунлыктан барлык шәһәр халкын сыйфатлы икмәк белән тәэмин итә алырбыз дип, ышанам.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев