Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Айдар Метшинга – 55 яшь

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинга 27 вгустта 55 яшь тулды.

Айдар Метшин – Түбән Кама кешесе. Ул шушы шәһәрдә туып-үскән. Калабызның беренче йортлары аның күз алдында төзелгән. Шуңа күрә ул, мәктәпне тәмамлагач, Түбән Камада үсеп килүче химия предприятиесе тармагына кагылышлы һөнәрне сайларга ниятли: Казан химия-технология институтына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлый. Ләкин белемен күтәрүгә омтылышы шулкадәр көчле була ки, бераз соңрак Казан дәүләт университетының юридик факультетын, аннан соң Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен дә тәмамлый.
А.Метшин хезмәт юлын җиһазлар ремонтлау слесаре булып башлый. Хезмәт баскычлары буенча Түбән Кама нефть эшкәртү заводының административ директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. 2006 елда аны муниципаль район башлыгы, ә ике елдан шәһәр мэры итеп тә сайлыйлар.
Менә инде 12 ел Айдар Рәис улы әлеге вазифаны уңышлы гына башкара. Шушы вакыт эчендә Түбән Кама биредә яшәүчеләрне һәм кунакларны сокландырырлык гүзәл шәһәргә әверелде. Әлеге барлык ирешелгән уңышларның башында шәһәр һәм район башлыгы Айдар Рәис улы Метшин тора.
Гомер бәйрәмен үткәргән бу көннәрдә җитәкче гаиләсеннән, якыннарыннан, дусларыннан, хезмәттәшләреннән һәм, гомумән, түбәнкамалылардан күпсанлы котлаулар алгандыр. Бу котлауларга «Туган як» газетасы да кушыла, без аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм  җаваплы хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев