Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аяз абый рухы шатлансын

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә татар халкының бөек әдибе, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе иясе Аяз Гыйләҗевнең 90 яшьлек юбилее уңаеннан, тормышның ачысын да, төчесен дә бергә татыган тормыш юлдашы Нәкыя ханым белән очрашу үтте.

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре оештырган «Аяз абый рухы шат булсын» дип исемләнгән кичә бер тында, бер сулышта узды. Чарага килгән шәһәрдәшләр милләтебезнең бу бөек шәхесе турындагы гаҗәеп кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, ул яратып тыңлаган, үзе дә кушылып җырлаган җырларны тыңлап хозурландылар. Яшьләр Аяз белән Нәкыя мәхәббәтенә, өлкәнрәкләр аларның гаилә тормышына, берсеннән-берсе күркәмрәк уллар тәрбияләвенә, аксакалларыбыз әдипнең «татарым-милләтем» дип яшәү үрнәгенә сокландылар.
Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучысы Наилә Миңнәхмәтова әдипнең «Яра» повесте буенча куелган спектакльдән Җамал монологын артистлардай оста башкарып, тамашачыларны тетрәнергә мәҗбүр итте.
Рөстәм Яхинның Сибгат ага Хәким сүзләренә иҗат ителгән җырны тыңлаган Нәкыя ханым, Аяз абыйның бу көйне тетрәнмичә тыңлый алмавын сөйләде. «Күрәмсең, әлеге көй аның авыр тормышын, төрмә камераларындагы гаепсез тоткын дусларын, шул юлларда үлеп калган яшьтәшләрен исенә төшерә торган булгандыр»,  – дип камерадашы – венгр Галгоцины искә алды. Аяз абый бу кешене үзе исән чакта гел эзләгән, әмма  аларга очрашу насыйп булмаган. Әлеге кеше аның  «Йәгез, бер дога» әсәрен венгр теленә тәрҗемә итеп бастырган.
Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев Нәкыя ханыма ак чәчәкле гөл һәм 1984 елда «Җидегән чишмә» әдәби берләшмәсе кунагы булган Аяз Гыйләҗев хакындагы истәлекләр кергән «Җидегән чишмә» китабын бүләк итте.
Бик тә кирәкле, искиткеч затлы кичә булды бу, күбрәк булсын иде мондый чаралар! Очрашуга килгән һәркем шул фикер белән таралышты.    
Мансур ГАНИЕВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы. 
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев