Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ай башыннан социаль пенсияләр 6,1 процентка артачак

65 һәм 70 яшьтән өлкәнрәк хатыннарга һәм ирләргә 5283,9 сум түләнәчәк.

Шулай ук 5283,9 сум әтисен яки әнисен югалткан 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 23 яшькә кадәрге студентларга каралган. Шул ук яшьтәге ятимнәр өчен 10567,7 сум түләү каралган.

Беренче төркем өлкән һәм икенче төркем балачак инвалидларга – 10567,7, инвалид балаларга 12 681,1 сумга кадәр билгеләнгән. Икенче төркем инвалидлар – 5283,9, өченче төркем инвалидлар 4491,3 сум алачак.

Моннан кала, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе ияләре пенсияләре дә артчак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X