Туган як

Авыру куркынычракмы, табибларга йөрүме?

Дөньяда иң яратмаганым – хастаханәгә бару. «Авырсагыз, табибка күренегез», – дип торсалар да, түзәм, үзем дәваланам, хәлем бик начарланса гына, табиб чакыртам. Сәбәбе нәрсәдә дисезме?

Улымның сөйләме үзгәрде. Элеккегечә матур итеп «акмый», сикертә-сикертә сөйли. Бераз тотлыга башлады. Тотлыгу – маңка агу түгел, бу очракта табибка һичшиксез күренергә, кирәк, әлбәттә.
Һуш, педиатрга язылдым. Әле без барасы көнне юлларны япканнар, поликлиникага машинада килеп булмады, җәяү йөгердек. Мышнап килеп кердек. Безнең табиб белән шәфкать туташы чираттагы ялга чыкканнар икән. Биредә башкалары утыра. Икесе дә кәгазьгә, карточкаларга чумган. Безнеке булса, янына утыртыр, сорашыр, карар иде, ичмаса. Юк, монысы башын күтәреп сораулы караш ташлап, минем гозеремне тыңлады да: «Неврологка барырга кирәк. Үзегез язылыгыз да барыгыз», – дип кабат кәгазь тутыра башлады. Шәфкать туташы исә: «Баланың карточкасы өегездә булса кирәк. Регистратурада таба алмадым», – дип өстәде.
Регистратурага төшеп киттем, карточканы шунда ук табып бирделәр. Поликлиникада урнашкан инфоматтан неврологка язылмакчы идем, урын юк. Кәефем кырылып, баланы җитәкләп кайтып киттем. Алдагы атнам шул неврологка языла алмыйча үтте. Дәүләт хезмәтләре порталын ачып, кайчан гына кермә урын юк. Тугыз неврологның дүртесе бары тик бер яшькә кадәрге балаларга медицина тикшерүе уздыралар! Түземлегем беткәч, коллүзәккә шалтыраттым (портал аша языла алмаучылар шунда шалтыратып, языла ала). Баксаң, безнеке отпускта икән, шуңа күрә бер буш урыны да юк. Телефонның теге ягында булган ханым бик ипле сөйләшеп, урын табып, башка белгечкә яздырды. Анысы да эш көненә туры килде. Әмма бара алмыйм дип булмый, юкса тагын бер-ике атналап көтү куркынычы бар.
Билгеләнгән көнне эштән сорап китеп, бала белән поликлиникага юнәлдем. Анда да шәфкать туташы нидер тутыра, табиб чыккан иде. Кергәч, сорашты, кечкенә чүкече белән баланың кулына, аягына каккалады, күзләрен йомдырып, борынына бармагы белән тидерүен сорады. Аннары утырды да тезеп китте: «Менә бу даруларны сатып алып эчәрсез, электрофорезга үзегез барып язылырсыз, процедура өчен катнашмага даруханәдә үзегез заказ бирерсез, психологка исә дәүләт хезмәтләре аша үзегез язылыгыз. Ә менә логопедны ялларга туры киләчәк – бездә мондый хезмәт күрсәтелми. Август тәмамланганчы безгә килеп җитешегез, аннары отпускка китәчәкбез». Нишләптер, поликлиникадан чыкканда үземне алданган итеп хис иттем... 
Хәзер медицина «чылбыр»га әйләнде түгелме? Элек «талон юк», дип тинтерәтсәләр, хәзер «үзегез язылыгыз»га гына җибәрәләр. Әллә психологка үзем кереп чыгыйммы, дигән идем, ул дүшәмбе һәм сишәмбе генә эшли икән, ә үзе – шәһәрдә бердәнбер белгеч! Менә шушы көннәрдә кабат эштән сорап, поликлиникага барып, электрофорезга языласы бар, бер баруда булдыра алсам, бик әйбәт булыр иде. Катнашмага да заказ бирәсемне онытмаска. Порталны ачып караган идем, психологта буш көннәр юк. Языла алсам, алары да ни кушар, кая җибәрер икән? Кичә балага карап тордым-тордым да... Әллә аның кадәр үк тотлыкмый да инде?..
Алия ИСХАКОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: