Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авырган, әмма үлмәгән

Табиб үлеме турында хәбәр ялган булып чыккан.

Сүз үзәк хастаханәнең 1 нче гинекология бүлеге мөдире Юрий Почитаев турында бара. Башта табибның үлеме турында яңалык хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлегенә багышланган социаль төркемдә басылган.

Мәгълүматның ялган булуы турында мөдир урынбасары Светлана Борошович җиткерде.  “Шаяру”ның сәбәбе билгесез, әмма кайбер фаразлар буенча, имеш-мимеш Юрий Почитаевның авырып, эшендә күпмедер вакыт булмавы сәбәпле килеп чыгарга мөмкин. Аның урынбасары әйтүенчә, табиб инде савыккан диярлек һәм тиздән эшкә чыгарга җыена. Юрий Алексеевич үзе дә тынычланган, “димәк, озак яшәрмен”, – дип әйткән.

Ә менә фейк басылган төркем исемен үзгәрткән инде. Юрий Почитаев – ТР ның атказанган табибы, 1984 елдан Түбән Кама үзәк хастаханәсенең  1 нче гинекология бүлеген җитәкли. Һөнәренә ул 40 ел гомерен багышлаган.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев