Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авыр сугыш юллары узып, Берлингача барып җиткән фронтовик Габделкаюм Хуҗин шигырьләре

Ни кызганыч, Габделкаюм ага үзе күптән вафат. Ләкин «Кеше үлә, җыры кала» диләр бит, аның якты истәлеге булып, гаиләдә шигырьләре саклана икән.

Сугыш кирәкми

Кирәкми безгә сугыш,
Яшик, дуслар, гел тыныч.
Кабынмасын җирдә сугыш уты
Сугыш уты – куркыныч...

Тынычлыкны маяк итеп,
Телибез юл салырга,
Сугыш утын кабызмыйча,
Шуннан горур барырга.

Кирәкми безгә сугыш,
Кирәкми безгә ызгыш
Җир йөзендә – шул кадерле:
Булсын бары ил тыныч!
Булса иде ил тыныч!

Без кичергән еллар

Яшьлек елларыма туры килде,
Авыр еллар, каты сугышлар.
Шул сугышлар хәзер искә төшсә,
Йөрәк әрни, җитми сулышлар.

Искән әче җилләр, суык кышлар,
Һаман тора йөрәк түрендә.
Моңсу көннәр һәм ачы сагыш,
Булмасын ла иде гомергә.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев