Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авылым бәйрәменә кайттым

Түбән Камада яшәсәм дә, чыгышым буенча Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылыннан мин. Гомумән, шәһәребездә безнең авылдашлар бик күп яши. Үзара сөйләшкәндә «Ярты авыл – монда», – дип көлешеп тә алабыз. Нихәл итмәк кирәк, кешене язмышлар йөртә...

Сабантуйлар узып, авыл өстенә печән, җиләк исләре таралган көннәрнең берсендә авылыбызда бик зур бәйрәм булып узды. Ниһаятъ, күптән көткән көн – туган җиребезнең ерак еллар тарихын, хәзергесен, нәсел тамырларыбызны туплаган китапны тәкъдим итү бәйрәменә җыелдык. 
Күбебез, авылдашыбыз – китап авторы Рәүф Юнысов «авыруы белән авырып» өлгергән иде инде. Ул Түбән Камага бик күп тапкыр шалтыратып, СМСлар җибәреп, интернет аша тарихи китапка нәсел истәлекләребезне язып җибәрүебезне үтенгән иде. Күпме якташым үзләренең тамырларында «казынып», инде онытылып килә торган туганнарын, нәсел җепләрен искә төшерде, әле үзләре дә белмәгән мәгълүматлар тапты.
Бу бәһасез зур хезмәткә журналист Нәсим Акмалның да зур өлеше кергән. Якташларым исеменнән аңа да зур рәхмәт! 
Китапны тәкъдим итү кичәсе җыр, бию, музыка белән аралашып барды. Рәхәтләнеп авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концерт карадык. Әле үзем дә белмәгән бик күп тарихи яңалыкларны исем китеп тыңлап утырдым. 
Кичә барышында китапны ачып караудан көчкә тыелып торсам да, Түбән Камага кайткач, ашыкмый гына укый башладым. Ашыкмыйм, әкрен генә сеңдереп, аңлап укырга тырышам. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз язмышы – авыл тарихы, ә авыллар тарихы  – илебез тарихы булуына төшенәм. 
Бу китап өемнең түрендә сакланыр. Чөнки миңа әле ул китапны балаларыма, оныкларыма тапшырасым бар.
Зөлфия ФӘЙРУШИНА. Түбән Кама.
Фотода: Әдәмсә авылы тарихына багышланган китап тышлыгы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X