Туган як

Авылым – бәллүр бишегем

Авыл – ул безнең нигез ташы. Башка борчу килгәндә дә, сагыштан сыкранганда да, җир-сү хисе чорнап алса да, шушы болгавыр заманда кая барып бәрелергә белми тыпырчынганда да, кыскасы, чарасызлыктан нишләргә белми гаҗизләнгәндә, газиз авыл искә төшә.

Кендек каны тамган шул нигезгә кайтып, бер туйганчы еласаң, эчеңне бушатсаң, барысы да онытылыр, нәкъ менә шунда гына сине аңларлар кебек тоела. Әлбәттә, бу хисләр туган җирләрдән читтә яшәүчеләргә хас. Ә инде туганнан алып, шул авылда төпләнеп гомер итүчеләргә авылның тарихы, үткәне кызыклы. Гомере буе шул казанда кайнап, үткәнен барлап, киләчәген күзаллап яши бирә, язмышын туган авылы белән бәйләгәннәр. Сез дә авылыбыз үткәне белән бераз танышып үтегез әле!
...«Бохара ханлыгы, ислам динен тарату, җәелдерү максатыннан, Чаллы дигән кешене без яшәгән төбәккә җибәргән. Бу кеше хәзерге Урта Чаллы урынына килеп төпләнгән. Тора-бара балалары аерылып чыккан, ишәйгән, шулай итеп башта Урта Чаллы авыл булып җиткән. Урта Чаллы урынында Борнаев Садыйк байның хуторы булган. Ул Чаллы инешенә тегермән корган, алебастр заводы да тоткан. Балалары үскән, җитлеккән тормыш корган. Бер улы шушы җирлеккә, нәкъ безнең авылга казык каккан, казан аскан. Авыл үсә барган саен, терәлеп үк торган урманны да кисә барганнар, җирләрен эшкәрткәннәр.
Авыл тарихының икенче версиясе дә кызыклы. Авылыбыз исеме Чаллы инеше белән бәйле булырга тиеш. Чөнки төркиләрдә авыл, кала исемнәрен сулык, елга, күл атамалары белән бәйләү киң таралган. Ә «Чаллы» дип төркиләр төбе таш белән түшәлгән елга-инешләрне атаганнар. Безнең Югары Чаллы авылы Зәй елгасына коючы инешнең югарыгы өлешенә урнашкан.
Рәсми рәвештә Югары Чаллы дип аталса да, якын-тирәдә авылыбызны «Чаллы башы» дип йөртү киң таралган. «Баш» сүзе елга, су башланган урынны белдерсә, димәк авылның исеме Чаллы инеше башланган урынга урнашуга бәйле дигән сүз.
Авыл халкы һөнәрчелек белән аерылып тормасалар да яз җитүгә, таңнан-таңга тир түккәннәр, басу-кырларда җир сөргәннәр, эшкәрткәннәр, терлек асраганнар, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, алачыкта тимер сукканнар, су тегермәне тотканнар. Авылыбызның үткәне бар, бүгенгесе күз алдында, киләчәге дә шулай матур, якты булсын иде дигән теләктә калам. Кайчандыр язмыш җилләре туган туфрагыннан аерып еракларга алып киткән авылдашларның да сагыш сарганда кайтып тезләнердәй, эчен бушатырдай газиз урыны саклансын иде.

Ул безнең бал бабай

Умартачылык – бик борынгы һөнәр. Аның белән безнең авылда бүгенге көндә дә шөгыльләнүчеләр бар.
Авылыбзда «Бал бабай»ның яхшы даны, еракларга таралган. XVIII гасырда 350 баш умарта тоткан Исраф бабай оныгы Габделхәй ага ул. Бишенче буын бабасы һөнәрен дәвам иткән әлеге тынгысыз җан, эшне 2 умарта сатып алудан башлый. Туксан яшен узган «Бал бабай» бүген дә 50 баш умарта тота. Карчыгы Камәрия вафатыннан соң ялгыз гомер кичерүче Габделхәй ага: «Миңа бал кортлары көч-куәт бирә, алар мине яшәтә, алар ярдәме белән Аллаһ ризалыгы өчен Хаҗ кылу да насыйп булды. Бал кортлары миңа гаиләм кебек, кышкы чорда да һәрдаим хәл-әхвәлләрен белешәм. Заманадан калышмаска тырышып яшим, Иншаллаһ. Әле шушы яшькә җитеп, тәҗрибә туплап та, бал кортлары хакында барысын да белеп бетереп булмый. Алар турында һаман сорашам, белешәм, әдәбият укыйм», – ди ул. Әлеге тынгысыз җан иясе лаеклы ялга киткәнче 17 ел буе урман кисә, терлекчелек фермасында эшли.
Габделхәй бабайга бәйле, авыл тарихында билгеле бер урын алып торган тагын бер вакыйга бар. Илдә барган вакыйгалар авылда да чагыла. Авыл Гражданнар сугышын, НЭП чорларын, Сталин репрессиясен кичерә.
1929 елда колхозлашу башлана. 1930 елдан авылдагы хәлле кешеләргә кулак итеп карый башлыйлар. Закир абзый, Сагындык абзыйның һәм берничә хәлле, ныклы тормыш алып бара торган гаиләләрне кулакка чыгарып йортларын күмәк хуҗалыкның биналары өчен тартып алалар. Колхозга керәсе килмәгән гаиләләр дә булган. Ил өстенә төшкән афәт авылдагы аерым кешеләргә дә кагыла. Берничә гаилә сөргенгә сөрелә. Закир абзый гаиләсе белән бик тырыш була. Җир эшкәрткән, известь яндырган, атлар тоткан. Йортлары иркен, зур була.
Аның хатыны, балалары белән янгында үлә. Закир абзыйны кулакка чыгарып, сөргенгә сөрәләр. Торагы «изба-читальный» итеп, 4 атын колхозга алалар. Ул Архангельскида сөргендә була. 1948 елда авылга, икенче хатыны белән кайта. Сөргендә чагында, Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылыннан булган кызга өйләнә. Авылга кайткач, өй сала, умарта асрый, үрчетә. Авылда 10 ел торганнан соң кабат карчыгы ягына, Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылына яшәргә китәләр. 84 яшендә сыер җигеп урман ташый. Аның сеңлесе Хәбибә әби авылда гомер итте. Закир абзый шул якларга яшәргә киткәч, Габдел-хәй абый, Хәбибә апа, Хөснури апалар аларның хәлләрен белергә 4-5 мәртәбә барып кайталар.
1971 елда Закир абзыйның карчыгы үлә. Закир абзыйны картлар йортына урнаштырмакчы булалар. Габделхәй абый аны барып ала. 1972 елда 98 яшендә вафат була, Югары Чаллы авылында җирләнә.
Закир абзыйның ике баласы үсә. Зариф Донбасста яшәгән, Гариф 1944 елда Гомель шәһәрендә сугышта, вафат була. Кавалерист булып хезмәт итә. Оныклары Габделхәй, Хөснури, Миңнури авылда гомер кичерәләр. Сөргенгә сөрелгән Закир абыйның келәтен клуб итәләр һәм «изба-читальный» да шунда була. 1946 елга кадәр яшьләр җыела торган урын итеп кулланыла.
Рәсилә ЗИННӘТУЛЛИНА.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: