Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авылдашларыбыз аңа рәхмәтле

«Безнең депутатыбыз» дип, яратып дәшәләр аңа авылыбызның югары оч әбиләре.

Сабантуйга бара торган иң озын урамда яшәүче апа-абыйлар да аны депутат итеп сайлаганнарына үкенмиләр. Чөнки «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Габдулла улы (фотода) үзенең бетмәс-төкәнмәс эшләре өстенә, авылдашларга да бик ярдәмчел. Нинди генә гозер белән килсәләр дә, барлык үтенечләрен канәгатьләндерергә, балачаклары ачлыкта-ялангачлыкта үткән, сугыш афәтләрен кичергән әби-бабайларның ничек тә күңелләрен күтәрергә тырыша. Алар инде үзләре дә хәзерге заман нигъмәтләренә тиенеп, алган пенсияләренә сөенеп, балаларыннан кадер-хөрмәт күреп яшәсәләр дә, депутатларыннан да игътибарны күреп сөенәләр.
Гамил Әсхәдулла бу олы яшьтәге кешеләрнең күңелен күрергә төрле сәбәпләр табып кына тора. Гаиләләрен «Туган як» газетасына үз хисабына яздырып та өлкәннәрнең рәхмәтенә ирешә. Әле моннан башка да күп төрле хәйрия эшләре белән шөгыльләнә ул. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның театр артистларына бүләк иткән автобусы белән авылыбыз мөселманнарын тарихи урыннарга – Биләргә алып барып ял иттерү, Болгарга экскурсия оештыру дисеңме – барысына да җитешә. Әле яңарак кына, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, клубыбыз сәхнәсендә булган яшь җырчы Вадим Захаров концертына билетлар өләшеп, апаларны, сеңелләрне сөендерде. Һәр елны үзе җитәкләгән «Мунча ташы» театрының өр-яңа тамашасын иң элек авылдашларыбызга бушлай күрсәтә. 
Шушы авылда туып, урта мәктәпне укып, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Гамилнең читтән торып Казан мәдәният институтын тәмамлап, зур сәнгать юлына аяк басуына да күп еллар үтте инде. Республикабызда гына түгел, бөтен илгә таралып яшәүче татар халкына таныш шәхес булып өлгерде ул. Тырышлыгы, зур сәләткә ия булуы нәтиҗәсендә, югары үрләр яуласа да, авыл халкы, мәктәп тормышы белән һәрдаим кызыксынып тора, көченнән килгәнчә ярдәм итә. Үзе дә авылга теше-тырнагы белән ябышып ятучы бу депутат авылыбызның киләчәге тагын да ямьлерәк булсын, халыкның тормышы көннән-көн яхшырсын, авылыбыз матурлансын өчен тырыша.
Без, Шәңгәлче төп белем бирү мәктәбе коллективы да, авылдашыбыз, җирле үзидарә советы депутаты, яраткан артистыбыз Гамил Габдулла улы Әсхәдуллинның алдагы хезмәт юлында зурдан-зур уңышлар, гаилә бәхете, балаларының, оныкларының игелеген күреп, авылдашларының хөрмәтен казанып, рәхмәтен тоеп яшәвен телибез.
Гөлсинә МӨХЛИСОВА, Шәңгәлче мәктәбе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев