Туган як

Авылда эшләүчеләргә – өстәмә түләүләр

Пенсияләрнең уртача күләме хәзерге вакытта 14007 сум 23 тиен тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда ул 460 сумга арткан. Пенсия фонды начальнигы Лариса Семенова шәһәр һәм район җитәкчеләренең киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

1 апрельдә дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү буенча индексация булачак, август аенда исә акча кабат исәпләнәчәк. Тагын бер яңалык – авыл хуҗалыгында 30 ел һәм аннан да артык эшләп, лаеклы ялга чыгып, авылда яшәүче кешеләрнең пенсияләренә ай саен өстәмә түләүләр бара. Бу закон 2019 ел башыннан гамәлгә керде. Акча гомуми түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Мәсәлән, иминият пенсиясен алучыларга, шулай ук I һәм II төркем инвалидларга – 1333 сум, ә пенсия яшенә җитмәгән III төркем инвалидларга 667 сум өстәлә. Бу акчаны алыр өчен, пенсия фондына 2019 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: