Туган як

«Авылда аны яраттылар»

Җирекленең соңгы ветераны дөньядан китте. Түбән Кама районының Кече Җирекле авылында туып, шунда яшәп, шунда вафат булган Кузьма Буранков авылдашлары хәтерендә көләч йөзле, мөлаем, ярдәмчел, актив кеше булып калыр. Аның турында миңа кызы Татьяна Кубышкина сөйләде.

Кузьма Буранков 1925 елның 12 ноябрендә туа. Ә берничә елдан гаиләләрен «кулак» дип игълан итеп, Себергә – Свердловск өлкәсенә сөрәләр. Татьяна Кузьминична әйтүенчә, ул вакытта авылдан күп кешене сөргенгә җибәргәннәр, күбесе кайта алмыйча үлеп калган.
Кузьма Герасимович ул вакытларны әрнеп искә алган. Себергә барып җиткәч тә, озак тормыйча, әтисе үлә. Гаилә салкын землянкада гомер кичерә. Дүрт баласын исән-сау үстерер өчен әнисе бар көчен куя. Хәтта бәрәңге күзәнәкләрен утыртып, уңыш үстерә. «Инде мәктәп яшенә җитсәм дә, әни мине һаман балалар бакчасына йөртте. Ә мин укый-яза беләм, мәктәпкә барасым килә. Ә ул мине һаман бакчага илтә. Әни миңа: «йөр әле йөр, анда ашаталар, мәктәптә ашатмыйлар, ачка үләрсең, ди иде»,  – дип әрнеп сөйләгән Кузьма дәдәй. Сугыш башланганчы, әниләре балалары белән авылга – туган нигезенә кайткан. Тик озак яши алмаган, 1944 елда каты авырудан вафат булган. 
Бөек Ватан сугышы башланганда Кузьмага нибары 15 яшь була. Әмма яшь дип тормаганнар, 1943 елда егетне артиллерия мәктәбенә  алганнар. Тиздән ул сугышка озатылган.  
Кузьма Буранков сугышта ике мәртәбә яраланган. 1943 елда бите һәм уң кулы җәрәхәтләнгән, сул кулының бер бармагын кисеп алганнар. 1945 елда артиллеристлар дошманның танк атакасына каршы торганда 43 нче укчы полкы атучысы Буранков батальонның команда пунктында булган. Ул телефоннан боерыклар биреп торган. 4 февральдә штаб чолганышта кала һәм Кузьма Герасимовичның сул җилкәсе яралана. 
Ничек кенә булмасын, Кузьма туган ягына исән-сау кайткан. Шулай ук сугышта катнашкан туганы Демьян белән дә күрешергә насыйп булган. Анысы исә – офицер. Аннары тыныч тормышка ияләшә башлаган. Эшкә урнашкан. Кузьма Герасимович үз гомерендә күп урында хезмәт куйган: машина йөртүче, укытучы, бригадир, хуҗалык мөдире булган. Кайда булса да, эшен җиренә җиткереп башкарган. «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.  
– Телевизор карарга бик ярата иде. Бигрәк тә сугыш турында киноларны. Әмма бу бер дә дөреслеккә туры килми, дия иде. Үзе сөйләгәнчә, аларга окопларда яшәргә дә туры килгән, ә анда пычрак. Кинода күрсәткәнчә, матур киенеп йөрү мөмкин булмаган, – ди Татьяна Кузьминична.  
1948 елда Кузьма Акулина исемле кызга өйләнгән. Яшь укытучы авыл мәктәбендә укыткан. Укучылары арасында бүгенге көндә зур дәрәҗәгә ирешүчеләр дә күп: Муллиннар, Ивановлар гаиләләре... 
Акулина һәм Кузьма Буранковлар дүрт бала үстергәннәр. Кызганыч, берсе яшьли, нибары 33 яшендә үлеп киткән. Ана кеше моны авыр кичергән, аннары авырый башлаган – аңа онкология диагнозы куелган. Бу чирдән савыккач, паралич суккан. Монысы – нәселдән килгән авыру икән. Кузьма Герасимович урын өстендә яткан хатынын өч елдан артык тәрбияләгән. Җирләгәч тә, авылдан китәргә теләмәгән. 
– Авылда әтине яраттылар. Ул бик актив кеше иде. Мәктәпкә ремонт ясарга кирәксә, кирәк-яракны юллады. Җиреклегә кадәр маршрут автобусы керә алырлык итеп бетон юл салдыртты. Язуы матур булгач, документлар тутырды, әбиләргә хатлар, гаризалар язарга ярдәм итте. Аны өлкәннәр көненә дә, Бөек Җиңү көненә дә чакыралар иде, – дип искә төшерә Татьяна Кузьминична. – Ул һәрвакыт кешеләрне яратты: кунакларны ачык йөз белән каршы алды, балалар, оныклар өчен куанды, борчылды. Авылда ветераннар үлә барган саен моңсуланды. 
Авырса да, Кузьма Герасимович сиздермәскә тырышкан, зарланмаган. Үт куыгын алдыргач, битләре сула, хәлсезләнә, хәтере начарая. Башта савыгам дип торса да, ахырдан алай димәгән. Быел 92 яшендә дөнья куйган. Аның кабере хатыны Акулинаныкы белән янәшә.  


Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: Кузьма Буранков.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: