Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авыл яшьләрен чакыралар

20-22 мартта башкалабыз Казанда «Авыл – кешеләр өчен» дигән семинар узачак. Анда авылларда яшәүче 15-35 яшьлек егет-кызлар, Яшьләр аграр берләшмәсенең район бүлекчәләре рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, яшь депутатлар, авыл мәдәният йортлары мөдирләре чакырыла.

Форумда катнашырга теләге булганнарга 10 мартка кадәр электрон гариза тутырырга кирәк. Семинар кысаларында Татарстан Республикасы яшьләр аграр берләшмәсе район бүлекчәләре һәм башлангыч оешмалары арасында «Авылда социаль проектлаштыру» дигән социаль әһәмиятле проектларның республика конкурсы узачак. Грант суммасы – 50 000 сумнан 200 000 сумга кадәр. Конкурска якынча гаризалар 10 мартка кадәр amort@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә («Авылда социаль проектлаштыру конкурсына» дип билгеләргә онытмагыз).
Тик шунысы бар, авылларда яшьләр калдымы соң? Аның яшьләре генә түгел, авыллар үзләре да юкка чыга бара. Сезнең игътибарга бик күңелсез статистика тәкъдим итәм. Безнең кебек нәсел җебе авылларга тоташканнарның күңелен елатучы саннар бу. Соңгы 20 ел эчендә Рәсәйдә 37000 авыл, поселок юкка чыккан. Россия бюджетыннан авыллар өчен СССРга караганда 20 мәртәбә кимрәк акча бүлеп бирелә. Үзгәртеп кору чорында торак пунктларда 24000 балалар бакчасы һәм 25000 мәктәп ябылган.
Кайбер авылларда күзгә кырып салырга да бер өйләнмәгән ир-ат, кияүгә чыкмаган кыз табып булмый. Ә нишләргә кирәк авылда?. . Эше юк, балаларны укытырга мәктәбе юк. Бәлки сез минем белән килешмәссез. Бәлки сезнең авылда мәдәният учаклары, мәктәпләр гөрләп тора торгандыр. Андый авыллар бәхетле шул, киләчәге өметле дигән сүз. Ә югала барган авылларны кире торгызу сәясәте күтәргән җитәкчеләргә рәхмәт. Киләчәк баласына ипине агачта үсә, сөтне суыткычтан гына ала дип күзаллыйсы булмасын, ГМОлы ризыклар гына ашап үсмәсен иде. Авыл бетсә – ил бетә, ди татар халык мәкале.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев