Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Автобуста йөрүчеләргә

31 декабрьдә шәһәрнең үзендәге маршрут автобуслары кыскартылган режимда йөриячәк. Соңгы рейслар азаккы тукталыштан кичке сәгать 9да кузгалачак. Ә 1 гыйнварда иртәнге 6.00дан башлап, һәр маршрутта 3әр генә автобус йөриячәк, калганнары иртәнге 10.00да гына рейска чыгачак. Соңгы тукталышларда да кичке 9дан соң автобуслар көтеп тору файдасыз. 116нчы маршрут автобусының иртәнге 5.40...

31 декабрьдә шәһәрнең үзендәге маршрут автобуслары кыскартылган режимда йөриячәк. Соңгы рейслар азаккы тукталыштан кичке сәгать 9да кузгалачак.

Ә 1 гыйнварда иртәнге 6.00дан башлап, һәр маршрутта 3әр генә автобус йөриячәк, калганнары иртәнге 10.00да гына рейска чыгачак. Соңгы тукталышларда да кичке 9дан соң автобуслар көтеп тору файдасыз.

116нчы маршрут автобусының иртәнге 5.40 сәгатьтә шәһәрдән, ә 5.50 сәгатьтә Кама Аланыннан кузгала торганын 1 гыйнварда көтеп интекмәгез, чөнки елның беренче көнендә ул рейслар булмаячак. Шулай ук, Сухрау аша Кызыл Чапчакка бара торган 113нче маршурт автобусының да 1 гыйнварда иртәнге 6.10 сәгатьтәгесе юлга чыкмаячак. Аның каравы, 1 гыйнварда 104нче (Чистарту корылмаларына), 107нче (Ташлыкка), 657нче (Елантауга) маршрут автобуслары гадәти расписание буенча йөриячәк. Шәһәр яны автобуслары Яңа ел бәйрәме көннәрендә, төгәлрәге 11 гыйнварга кадәр гадәттәгечә, атнаның планлаштырылган көнәрендә халыкны ташыячаклар.

Авырып китсәгез...

Яңа ел ялларында алай-болай үзегезне начар хис итә башласагыз, борчылмагыз, поликлиникаларда врачлар дежур торачак.

1, 2, 4, 5, 7, 8, 11нче гыйнвар көннәрендә 1нче һәм 2нче поликлиникаларда дежур врачлар 8.00-15.00гә кадәр кабул итәчәк. 3, 6, 9 гыйнвар көннәрендә ике поликлиникада да өчәр дежур врач 8.00-16.18гә кадәр кабул итәчәк. Регистратор эшли, ашыгыч чакырулар кабул ителә һәм льготалы рецептлар язып бирелә. Ә 1нче поликлиникада бу көннәрдә "больничный" да алырга мөмкин булачак. 10 гыйнварда һәр поликлиникада икешәр дежур врач 08.-16.18 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Регистратор эшли һәм ашыгыч чакыруларны кабул итәләр. Ә дежур хирурглар 3, 9нчы гыйнварда 2нче поликлиникада (Төзүчеләр ур. 10Б), һәм 6 гыйнварда 1нче поликлиникада (Менделеев ур. 46), кабул итәчәк. 10 гыйнварда 1нче поликлиникада хирургиянең "перевязочный" кабинеты эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев