Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һава транспорты үсештә

Түбән Камада Россия Һава флоты көне билгеләп үттеләр. Тантаналы чаралар Халык иҗаты йортында узды.

48 ел элек сафка баскан Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропортында хәзерге вакытта 600 кеше эшли, шуларның 32 проценты – шәһәрдәшләребез.
Николай Лемаев һәм Фикърәт Табиев «өстәгеләргә» аэропорт төзү мөһимлеген озак аңлатканнар, дәлилләр китергәннәр. Хәзерге вакытта исә күрше шәһәрләр икътисадын һәм социаль өлкәсен «Бигеш» тән башка күз алдына китерү мөмкин түгел», – дип сөйләде Түбән Кама мэры Айдар Метшин. 
Аэропорт ел саен 500 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. 2014 елда «Бигеш»не төзекләндергәннәр. Хәзер исә халыкара һава линияләре терминалы төзелә, «Россия транспорт системасы үсеше» федераль программасы буенча эшләр дәвам итә, командалык-диспетчерлык пункты вышкасы төзелеше һ.б. планлаштырыла. 
Аэропорт хезмәткәрләрен котларга дип, «КамАЗ» предприятиесе вәкилләре, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы җитәкчеләре, республика башкаласы кунаклары да килгән. Бәйрәмдә Кама аръягы авиациясенең иң яхшы хезмәткәрләренә һәм Николай Лемаев исемендәге аэропорты ветераннарына бүләкләр тапшырганнар.  
Руслан Исламов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев