Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Атна ахырына эш тәмамланыр

Ниһаять! 26 сентябрьдә Түбән Кама торак йортларына җылылык бирелә башлады. Моңа кадәр аның белән барлык социаль объектлар - дәваханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. тәэмин ителде. 1 октябрьгә кадәр эш төгәлләнер дип көтелә. Һәрхәлдә, НТР сайты хәбәр иткәнчә, җылылык сезонына шәһәрнең барлык 878 йорты да әзер. Эшне йөз үзәк җылылык пункты...

Ниһаять! 26 сентябрьдә Түбән Кама торак йортларына җылылык бирелә башлады. Моңа кадәр аның белән барлык социаль объектлар - дәваханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. тәэмин ителде. 1 октябрьгә кадәр эш төгәлләнер дип көтелә. Һәрхәлдә, НТР сайты хәбәр иткәнчә, җылылык сезонына шәһәрнең барлык 878 йорты да әзер.
Эшне йөз үзәк җылылык пункты алып бара. Графигы да билгеле: мисал өчен, Төзүчеләр, Тукай, Вахитов, Гагарин, Б.Урманче һәм Бызов урамнары йортларына җылы кергән. Эш атна ахырына тәмамланыр дип көтелә. Сентябрь ае өчен ноябрьдә түләячәкбез икән, әлеге сумма октябрь исәбенә керәчәк.
Исәп дигәннән, түбәнкамалыларның узган сезон өчен калган бурычлары 129 миллион сум тәшкил итә (Казан халкы 135 миллион, чаллылар 147 миллион сум тиеш). Узган ел белән чагыштырганда, бу 46 миллион сумга азрак.
Шулай ук Түбән Камада җылылык буенча субсидияләрне түләүгә документлар җыю дәвам итә. Субсидия уртача керем бер кешегә 20 мең сумнан артмаган очракта бирелә.
Социаль яклау идарәсе бел-гечләре өч айда 27 мең квартир хуҗасын кабул итәр дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев