Туган як

Атказанганнарның берсе

Татарча көрәш буенча республика һәм Россия күләмендәге, шулай ук халыкара ярышларда күп җиңүләр яулаганнары өчен «Татарстанның атказанган спорт остасы» мактаулы исеме алган кешеләр берничә дистә генә. Аларның дүртесе Түбән Камадан: Данил Галиев (үлгәннән соң), Фазыл Әхмәтҗанов, Габбас Әхмәдиев һәм Гакыйф Борһанов. Милли көрәшебезнең тере легендаларыннан берсе булган райондашыбыз Гакыйф Әкъмәл улына шушы көннәрдә 70 яшь тулды.

Авыл җирендә яшәүчеләрнең шәһәр кешеләренекенә караганда спорт белән җитди шөгыльләнергә вакыты да, мөмкинлеге дә бик аз, дип әйтү гадәткә кергән. Бу сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. Кызыл Чапчакта туып, гомере буе шушы гап-гади авылда яшәүче Гакыйф Борһановка да шәһәрнең заманча спорт комплексларында танылган тренерлар җитәкчелегендә шөгыльләнү насыйп булмаган. Кечкенәдән авыл Сабантуйларында  көрәшә, төрле ярышларда көч сынаша, шуларда алган сабакларны анализлап, үз-үзенә тренер була ул. Әмма Гакыйфның зур спортта яулаган казанышлары шәһәр спортчыларын да көнләштерерлек, ул ирешкән биеклекләргә аларның бик сирәге генә күтәрелә ала.
«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенең Муса Җәлил исемендәге призы өчен шәхси-команда беренчелеге республикабызда милли көрәш буенча иң дәрәҗәле бәйге санала. Анда үз авырлык үлчәвеңдә бер генә мәртәбә җиңеп чыга алу да – бик зур казаныш. Гакыйф  Борһанов бу турнирда биш мәртәбә җиңү яулады. Беренчесе 1973 елда, 24 яшендә булган иде. Ә бишенче җиңүе көрәш дөньясында үзе бер легендага әйләнде: 1994 елда, ул чагында инде 45 яшен тутырган Гакыйф үзеннән яшьрәк булган барлык  көндәшләреннән өстен чыгып, янә мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Шуның өстенә, ул әле милли көрәш буенча ике мәртәбә (1974, 1975) Россия чемпионы да.
Ә бит Борһанов – көрәшче генә түгел, спортның башка төрләрендә дә зур уңышлар яулаган кеше. Ул – гер күтәрү буенча РСФСРның спорт остасы, үз авырлык үлчәвендә берничә мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионы булган. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, инде алтмыштан узгач та, спорт ветераннары  арасында гер күтәрү буенча халыкара  ярышларга рәттән өч ел (2010-2012) барып, медальләр алып кайтты әле. Заманында штанга күтәрү белән дә шөгыльләнеп, республика ярышларында җиңгән булган.
Әмма аның тормышындагы иң зур, гомерлек мавыгуы – татарча көрәш. 1967 елда урта мәктәпне тәмамлаган 60 килограммлы (сүз уңаеннан, аның гәүдә авырлыгы бүгенгәчә һаман да  шулай үзгәрешсез сакланып килә) унсигез яшьлек егет, берсеннән-берсе таза ирләрне җиңеп, туган авылында беренче мәртәбә Сабантуй батыры була. Спортка мәхәббәт аның өчен тормышта үз һөнәрен сайлауда хәлиткеч роль уйный. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Әлмәт физкультура техникумына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, кырык елга якын бер урында – туган авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия  факультетында югары белем алган. 
Республикабызның үз авырлык үлчәвендәге иң көчле көрәшчеләреннән берсе булган педагог мәктәптәге укучыларын татарча көрәш белән мавыктыра, аларның чын остазына әверелә. Спорт дөньясына беренче адымнарын Гакыйф абыйлары кул астында атлаган  авыл егетләре арасында Татарстан чемпионы булучылар, спорт остасы исемен алучылар да шактый. Аның үз уллары өчен дә әтиләренең спорт дөньясындагы абруе яхшы үрнәк булган: Дамир һәм Илнур, көрәш белән шөгыльләнеп, көчле, нык булып үстеләр. 
Гакыйф Әкъмәл улы, инде пенсия яшенә җиткәч тә, авыл Сабантуйларында көрәш ветераннары категориясендә бил алышып, җиңүләргә иреште әле. Соңгы елларда гына (үзенең ничә яшьтә булуын исенә төшергән диярсең) ярышларда хөкемдар вазифасын башкара башлады. 
Ни генә дисәң дә, спортта шундый озын гомерле булу – сирәк хәл, ул бәхет күп кешегә тәтеми. Инде җитмеш яшенә җитеп, гомер буе көрәш мәйданында кайнашкан Борһанов кул-аягы, биле авыртканын хәтерләми, ярышларда травма алганы юк. Аның шулай егетләрчә саклануына, бер яктан, спортчы, физкультура укытучысы булуы, ә икенче яктан, гомер буе авылда яшәве, саф һавада эшләве ярдәм итәдер, мөгаен. Барысына да өлгерә торган  бу тырыш, тынгысыз  кеше хуҗалыгында умарталарга кадәр тота. Эш азрак булган бу кышкы көннәрдә чаңгыда шактый ерак араларны әйләнеп кайтырга да вакыт таба. Сәламәтлеген күзәтеп торучысы да янәшәсендә генә: тормышта ышанычлы «тыл» булган хатыны Рәйханә – медицина хезмәткәре.
Гакыйф Борһанов турында әле бик күп язарга булыр иде. Бу юлы шушы урында туктап торыйк, әйтелмәгәне киләсе юбилейларына калып торсын. Исеме татарча көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы булган бу кешене әле тагын күп еллар көрәш мәйданнарында, көрәшчеләр арасында күрергә насыйп булсын – аның тәҗрибәсе, киңәше яшьләргә бик кирәк.
Виктор ШАДРИН.
Фотода: Гакыйф Борһанов. 
Фото язма авторының шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: