Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ата-аналарга һәм балаларга ярдәм

Түбән Каманың 29 нчы һәм 87 нче балалар бакчалары Россия Мәгариф министрлыгының грантларына лаек булганнар

29 нчы мәктәпкәчә катнаш типтагы белем бирү учреждениесендә сәламәт балалар һәм колаклары начар ишетүче сабыйлар тәрбияләнә.  Мөдире Ольга Коротаева әйтүенчә, 200 дән артык балалар бакчасы сайлау турыннан узган. Россиянең 49 бакчасы гына финалга чыккан. 

Конкурска үзенчәлекле балалар ата-аналарына ярдәм итәрлек проектлар кертелгән. Бу сабыйларга үсеп, белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга да кирәк. Ә грант акчасына биредә дидактик материаллар һәм техник базаны яңартырга ниятлиләр. Балалар белән эшләгәндә заманнан калышып булмый, шуңа күрә уенчыклар да, башка материаллар да бүгенге көн таләпләренә җавап бирәчәк.

Мәгариф министрлыгы грантын шулай ук катнаш типтагы  87 нче балалар бакчасы да откан. Анда терәк-хәрәкәт аппаратында кимчелекләр булган сабыйлар тәрбияләнә.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев