Туган як

Ата-ана яратуын тоймагач...

Җәмәгать транспортында, бигрәк тә ерак арага барганда, янәшәңдә утыручы белән сөйләшеп барсаң, юл кыскарак та, җиңелрәк тә тоела. Тик бу юлы янәшәмдә утырган кыз баланың үз тормышы турында сөйләве минем юлымны кыскартмады. Алай гына да түгел, мине тирән уйга салды.

– Без гаиләдә ике кыз бала, – дип башлады ул сүзен. – Тик мине әти-әнием электән яратмады. Кечкенә чакта сеңлемне иркәләгәндә, миңа гына шулай тоеладыр дип уйлый идем. Алай түгел икән шул. Мин үз көчем белән башта махсус урта белем бирү йортын тәмамладым, аннан институтка кердем. Быел менә соңгы курста укыйм. Укыганда газиз әти-әнием ничек укуым белән кызыксынмадылар, уңышларыма сөенмәделәр, барысы да шулай тиеш дип кабул иттеләр. Мин ничек укыйм, стипендия аламмы, нинди акчага яшим – боларны сораштырып караучы да булмады. Авызымнан өзеп, күчтәнәчләр алып кайтканда: «Кирәк түгел, син бит үзең дә студент кеше», – диюче булмады. Мине тапкан газиз әнием ник бер тапкыр бу-са да: «Кызым, акчаң җитәме? Нинди акчага яшисең?» – дип сорасын. Тиеннәремне җыеп, иң арзанлы кием алганда да, «котлы булсын», дип әйтүне бик көтә идем... Акчалары юк түгел аларның. Икесе дә пенсиядә. Әтием әле дә  хөкүмәт эшендә эшләп йөри, әнием оста тегүче – заказлар килеп кенә тора. Менә сеңлем дә быел укырга керде, әле минем кебек стипендия алып укымый, үзе түләп укый. Аңа акчалата да ярдәм итәләр, әйберен дә алып торалар. «Әллә мин үги кызмы икән?» – дигән уйлар да керә башка. Юктыр, өйләнешеп бер ел үткәч, туганмын мин. Өебез күптән ике катлы, бар җире дә җитеш, спорт залына кадәр бар. Әле менә узган ел гына бассейн ясадылар. Мин инде 14 яшемнән бирле эшлим. Кем генә булмадым! Сатучы да, официант та, промоутер да, идән юучы да... Быел менә үз белгечлегем буенча эш тапкан идем дә... Бер бәхетсез – гел бәхетсез икән ул. Өч кенә ай эшләп кала алдым, кыскартуга эләктем. Инде менә ничә ай ипи белән суда гына яшим, дисәм дә була. Ичмасам, йөргән егетем дә юк, егетләр карамый да миңа, – дип, кыз бала ачына-ачына сөйләде. 
Аның яшьле күзләренә карыйм да шаккатам, бигрәк мәрхәмәтсез икән әнисе. Гаиләдә ярату булмагач, егетләрне дә үзенә карата алмый инде кыз бала. Атлаулары салмак, башын аска иеп, Кытай базарыннан алган кием киеп йөрүчегә егетләр дә карамас шул. Алар  бай кәләш эзли бит хәзер. Тыйнак, саф кызлар модада түгел.
Аны кызганудан, бар булган акчамны кесәмнән чыгарган идем дә – алмады, уңайсызланды. Әйтәм аны, автобус туктагач, бар кеше дә кафега йөгергәндә, моңсу гына утырып калды.
Бу очракта мин аның әти-әнисен гаеплим. Укыганда гына түгел, тормыш башлап җибәргәндә дә ата-ана ярдәме кирәк заманда яшибез бит. Әллә бассейн газиз кызыңнан кадерлерәкме?
Картлык көннәрендә, шушы кызлары кулына калганда, аңа ни дип әйтерләр икән. «Балакаем, минем ярдәмемнән башка гына кеше була алдың», – дип әйтергә үзендә көч табармы тудырган әнисе?.. Әллә, «Мин таптым сине», –дип, түр башына утырып, күкрәк кагып хокук даулармы?..Күренеп тора, әти-әнисен ярдәменнән ташламас бу кыз бала, чөнки аның күңеле чиста. 
Исән-сау булып укуын тәмамласын да, үз бәхетен тапсын иде дип, чын күңелдән теләкләремне теләдем ул автобустан төшеп калганда. 
Энҗе ГАЛИЕВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: