Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ат чабышы уздыру өчен, бер ат та җитә икән

Тоба авылында үз Сабантуйларын узган җомга кичендә үткәрделәр. Мәйдан тирәсенә җыелган халыкны котлау өчен, бирегә Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин һәм муниципаль район советына шушы авыл җирлегеннән сайланган депутат, шәһәр электр транспорты предприятиесе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин да килгән иде. Рафаил Исмәгыйль улы авылның бер төркем хөр-мәтле кешеләренә Дип-ломнар һәм...

Тоба авылында үз Сабантуйларын узган җомга кичендә үткәрделәр. Мәйдан тирәсенә җыелган халыкны котлау өчен, бирегә Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин һәм муниципаль район советына шушы авыл җирлегеннән сайланган депутат, шәһәр электр транспорты предприятиесе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин да килгән иде.
Рафаил Исмәгыйль улы авылның бер төркем хөр-мәтле кешеләренә Дип-ломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бү-ләкләнүчеләр - арабызда инде бик аз калган Бөек Ватан сугышы фронтовик-ларыннан берсе Минсалих ага Хәбибрахманов, тыл хезмәтчәне Әминә апа Зөфәрова, ун бала үстергән Нәгыймә апа Әхтәмова, авыл җирлеге советы депутаты Ринат Шәйхетдинов һәм Тоба мәдәният йорты директоры Лилә Әхтәмова.
Мәдәният учагы җи-тәкчесен дә хөрмәтләү-ләре урынлыдыр, анысы шушы бәйрәм мисалында да күренә: Сабантуйның концерт программасын, башыннан ахырына кадәр, үзләренең үзешчән артистлары гөрләтте - балаларның «Сәйлән», олыларның «Кыңгыраулар» ансамбль-ләре, аерым җырчылар... Ринат Шәйхетдиновның оста җырчы булуын белә идем инде, аның хатыны - авыл почтальоны Ләйсирә дә моң чишмәсе икән. Кыскасы, бәйрәмгә читтән «йолдыз»лар чакырып торасылары юк, сәхнәдә үз талантлары җырлый һәм бии. Әле алай гынамы, Сабантуйда «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы да оештырылып, анысында унлап гармунчы катнашты, араларында хөрмәтле авылдашлары Риян Мотыйгуллин, Рәйхан Нәфыйков һ.б. белән беррәттән, кунак-лар - Галина Потапова (Байданкино), Ленар Ганиев (Ташлык), Разат Даутов (Югары Чаллы), Зәй районының Шепкә авылыннан килгән танылган тренер Миңнәхмәт Мөхәммәтҗанов һ.б. бар иде.
Җыр-бию һәм гармун моңы белән үрелеп, мәйданда капчык киеп йөгерү, күз бәйләп чүлмәк вату, гер күтәрү, капчык сугышы, турникта күтәрелү, чирәм өстеннән чаңгы киеп йөгерү, тагын әллә нинди кызыклы ярышлар оештырылды, аларда балалар да, зурлар да бик теләп катнашты.
Мәйдан уртасында бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр татарча көрәш бәйгесе барды, аңа Расим Гыйльмуллин һәм Раиф Әсәдуллин хөкемдарлык иттеләр. Иң кечкенәләр - 8 яшькә кадәрге малайлар арасында җиңүче Динар Фәсәхетдиновка тәкә урынына әтәч бирүләре үзе бер кызык булды. Хәер, Динар үскәч тәкәләр дә алыр әле - шушы авыл көрәшчесе Ринат Фәсәхетдиновның улы бит! 12 яшькә кадәрге малайлар ярышы финалында, үзенең энесе Нәфисне җиңеп, Әлфис Шәйдуллин (Кызыл Чапчак) беренче урынны алды. 18 яшькә кадәргеләр арасында финалга чыккан иң көчлеләре көрәшеп бетерә алмады: Вадим Демидов (Трудовой) аягын авырттыру сәбәпле, җиңүче дип Илшат Таһиров (Түбән Кама) игълан ителде. Ә инде зурлар арасындагы төп көрәш финалы аеруча киеренке булды. Ахыр чиктә, Ринат Фәсәхетдиновны (Тоба) җиңеп, Булат Сәгыйдуллин (Үчкә) батыр калды.
Тик менә Каенлыдан ат чабышына дип килгән 60 яшьлек Котдус Сабирҗановка гына ярышырга көндәш булмады. Әмма ул аптырап калмады, үзенең «Чулман» кушаматлы атына атланды да, шактый ерак араны әйләнеп, чабып килде. Нәтиҗәдә, беренче һәм соңгы урыннар өчен билгеләнгән бүләкләрнең икесен дә Котдуска тапшырдылар. Шулай булгач, Тобада ат чабышы да узды дип, авыз тутырып әйтерлеге бар!
Виктор ШАДРИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев