Туган як

Ашыгып кабул итәргә ярамас

Россиядә озакламый тагын бер закон кабул ителергә мөмкин. Ул гамәлгә ашса, вафат булган кешеләрнең органнарын башкаларга күчереп утыртырга рөхсәт булачак.

Һәм бу сәламәтлеге рөхсәт иткән (шулай дип әйтергә яраса инде), һәр кешенең теләсә-кайсы органнарын алуга кагыла. Үлгәннән соң үзеңне тураклатмас өчен, исән чагында риза булмавың хакында язу калдырырга кирәк булачак. Үлгәннән соң өч сәгать вакыт үтеп, мәетнең үзенең яки туганнарының шушы кәгазе булмаса, сәламәт органнарны башкаларга күчереп утыртачаклар икән. Монда төп шарт – баш миенең эшчәнлеге туктау.
Бу закон проекты Дума депутатлары тарафыннан язгы сессиядә тикшереләчәк. Һәм беренче укылышта ук кабул ителер, дигән шигем дә бар. Ниндидер сәбәпләр белән яшьли үлүчеләрнең органнарын алу хакында коточкыч хәбәрләр болай да күп. Ә теге яки бу органны күчереп утыртырга чират торучылар да шактый.
Дөрес, кәгазьдә, бөер яки бавырның бер өлешен күчереп утырту түләүсез башкарыла дигән. Тик ул түләүсез чиратны көтеп җиткерергә сәламәтлегең генә җитәрме?.. Күчереп утыртылган органнар яңа организмда яшәп китсеннәр өчен эчелә торган дарулар бәясе дә йөз мең сумнар белән исәпләнелә. Шуңа күрә, гади бер эшчегә нинди дә булса органны бушлай күчереп утыртырлар дигән өмет фантазия генә булып кала торгандыр, Алла сакласын.
Бер яктан карасаң, закон кабул ителә калган очракта, төрле органнарны күчереп утыртырга көтүчеләр чираты шактый кимер. Кемнәрдәдер яшәүгә өмет чаткылары кабыныр.
Икенчедән, бу закон болай да җинаятьчелек һәм коррупция чәчәк атканда криминалга киң юл ачмасмы?.. Әйтик, синең берәр органыңа кызыгучы бай кесәле берәр кеше табылса, җиңел генә юл һәлакәтенә очрамассың дип ышанып буламы? Юл аркылы чыкканда машина бәрде китте, шуның белән эшең дә бетте. Шулай ук, хастаханәгә гади бер генә чир белән дәваланырга керсәң, синең сәламәт органнарыңа кызыгучы намуссыз табиб табылмас дип, кем ышандыра ала?..
Дөрес, теләсә кемнең органнарын донор итеп алмаячаклар. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр, онкологик авырулар, билгесез мәетләр бу исемлектән сызып ташланачак.
Статистика буенча үлгәннән соң органнарын башкаларга күчереп утыртырга ризалык бирүчеләр күпчелек дисәләр дә, рәсми булмаган чыганакларга караганда, россиялеләрнең бары тик 20 проценты гына үзе үлгәннән соң органнарын кулланырга рөхсәт бирүе хакында мәгълүм.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: