Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Арзанга кызыгып...

«Хәерченең акчасын арзан товар бетерә» икәнен белсәк тә, инде ничә мәртәбә шул бер тырма тешенә басмый калган юк.

Бу юлы да юл уңаенда урнашкан, бәяләре чагыштырмача арзан булган кибет яныннан бер көн үттем, ике көн... Өченче көнне аяклар үзеннән-үзе кибеткә атлады. Сатып алучылар аз, бер-ике әби-чәби дә, бала-чага. Балаларны арзанлы кукуруз таякчыклары кызыктырса, әбиләр байларның бер ресторанда ашап чыгу бәясе кадәр булган айлык пенсияләрен 30 көнгә сузар өчен, юньрәк бәядән токмачтыр, ярмадыр карап йөриләр.
Рәт-рәт булып тезелеп торган ашамлыкның әле берсенә күз төшә, әле икенчесенә. Баллы да, ашыйсы килә, тозлысына да күңел тарта, сезон беткәнче карбыз алып карасаң да ярар иде.
Сыйфатсыз ризыклар белән агулану очраклары хакында күп ишеткәнгә, үземчә фикер йөртеп, ышанычлырак күренгән ысланган балык, сарымсаклы соус, чәй эчәргә кәнфит белән прәнник һәм балык консервысы алдым.
Юл буе ярып бәрәңге пешереп, кара ипи өстенә сырлы соус сылап, ысланган балык ашарга хыялланып кайттым. Тик хыялларым гына, сырлы соуска бәрелеп, челперәмә килде. Чөнки ул сарымсаклы-сырлы соус әчегән, авызга алырлык түгел.
Бер кызган баштан консервасын да ачып карыйм инде, бәлки анысы ашарлыктыр. Тик кызганыч, ачуга борынга сасы ис килеп бәрелде. Лупа кебек күзлегемне киеп бик озак эзләгәч кенә, бер балык кисәгенә охшаган нәрсәдер эләкте кашыгыма. Бердән-бер ашказанымны жәлләп, монысын ашап тормадым, чүплеккә ташладым.
Консерва исе бетсен өчен тәрәзәне ачып, бүлмәне җилләтергә туры килде.
Нәтиҗә, арзанлыгына кызыгып алган әйберләремнең күбесе ашарга яраклы булмады.
Без әле акча күбрәк булсын дип, икешәр эшкә йөгерә алабыз. Ә менә тиеннәрен учка кысып, тәмле кыйммәтле ак май урынына, маргарин алып ашаган әбиләрне күргәч, күзгә яшь тула.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев