Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Артыгын түләмәгез!

Кайчак кибеттә әйберне ташламалы бәя белән сатып алганда, кассада аның кыйммәтрәк булуы ачыклана. Мондый очраклар даруханәләрдә дә була икән.

Бер ханым, салкын тидергәч, даруханәгә кереп, дару сатып алырга булган. Әмма сатучының кассада бәясен артыграк куюын күргән. Бу вакытта еш кына кибетләрдә дә «бәя үзгәрде, алыштырырга өлгермәдек», «теләмәсәгез, алмагыз» дип, дорфа җавап кайтаруларына күнегеп тә барабыз инде һәм күп очракта бәхәсләшергә теләмичә, «ярар инде» дип, товарны кыйммәтрәк хакка сатып алабыз. Ә РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» кануны буенча, сатып алучы һәрвакыт хаклы һәм товарда күрсәтелгән бәяне генә түли, сатучы исә дөрес мәгълүмат кына бирергә тиеш. Бәя мәҗбүри күрсәтелә торган мәгълүматка керә. Шуңа күрә төрле сылтау табып, аклану урынсыз була һәм товарны кыйммәтрәк бәягә сатарга хокуклары юк. 
Ханым даруны капта күрсәтелгән бәя буенча алырга теләвен белдерсә дә, сатучы каршы килгән. Даруханә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы янында гына булгач, зыян күрүче озак уйлап тормаган, шунда кереп, белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар исә сатучы белән элемтәгә кереп, сөйләшкәннәр. Гражданнар кодексы буенча, товар сату – килешү буенча эшләү дигәнне аңлата, димәк, бәяләр дөрес күрсәтелми икән, зыянны сатучы үзе капларга тиеш. 
Нәтиҗәдә, ханым даруны капта күрсәтелгән бәя буенча алган. Сатып алучы алдында беркем дә гафу үтенмәгән. Башта ук эшне зурга җибәрмәсәләр, кулланучы да йомшарыр иде, бу даруханәнең даими клиенты булып калыр иде. Бу очрактан соң ул даруны башка урында сатып алырга тырышачак, билгеле. Мондый очракта даруханә абруен, дәрәҗәсен саклап калырга тиеш, чөнки эш судка барып җитсә, сатып алучы җиңәр иде.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук эш көннәрендә 36-63-76, 36-63-85 номеры буенча шалтырата аласыз. 
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X