Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Артист артистны судка биргән?..

Исегездә булса, танылган җырчылар Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей арасындагы аңлашылмаучылык март аенда ук чыкты. Анда Татарстан җырчысының концертын өзүне мәдәният йортында ут булмау белән бәйләп аңлатканнар иде. Башкорт җырчысы Элвин Грей (Радик Юльякшин) Фирдүсне “ике милләтне бер-берсенә каршы куймаска” чакырды.

Менә шул гауга Фирдүс Тямаевның тагын исенә төшкән һәм аның адвокаты башкорт җырчысын судка бирде. Элвин Грей үзенең интернеттагы бер постында Фирдүсне мәдәният бүлеге җитәкчесенә ришвәт бирүдә гаепләгән булган. Тямаевка бу ошамаган һәм Элвинны судка биргән. Баштарак бу эш туктатылган булса да, хәзер аны яңадан караячаклар. Үз чиратында, Элвин Грей 25 августта Татарстанда “Биектау” стадионында бердәнбер концерт бирәчәген белдерде. Бу масштаблы тамаша бушлай булачак, имеш. Әлегә пиар-шоу дәвам итә. Бу ике җырчының үзара тарткалашуы ни белән бетәр – анысын киләчәк күрсәтер.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X