Туган як

«Армия хезмәт итәргә теләгән кешеләрдән торырга тиеш»

Әле кайчан гына Кораллы Көчләрнең 100 еллыгы булган иде, апрель башында хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел тулуны да билгеләп үтәргә җыеналар. Түбән Кама хәрби комиссары Фәрид МИНГӘРӘЕВ өчен быел, чын мәгънәсендә, юбилейлар елы. Чөнки ул үзе дә юбиляр - шушы көннәрдә 60 яше тула. Бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган кеше...

Әле кайчан гына Кораллы Көчләрнең 100 еллыгы булган иде, апрель башында хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел тулуны да билгеләп үтәргә җыеналар. Түбән Кама хәрби комиссары Фәрид МИНГӘРӘЕВ өчен быел, чын мәгънәсендә, юбилейлар елы. Чөнки ул үзе дә юбиляр - шушы көннәрдә 60 яше тула. Бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган кеше өчен, сүз дә юк, истә калырлык вакыйгалар. Шул уңайдан, аның белән очрашып, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Әлбәттә, биографиясенә кагылышлы сораулар белән беррәттән, һөнәри эшчәнлегенә, хәрби хезмәткә, яшьләргә хәрби-патротик тәрбия бирүгә кагылышлы сорауларны да читтә калдырмадык.
- Фәрид Камбәрович, нәселегездә хәрби кешеләр булганмы?
- Әби-бабайлар да, әти-әнием дә хәрби кешеләр түгел иде. Дөрес, әтиемнең әтисе - Мияссар бабай, Кызыл Армия сугышчысы булып, Үзбәкстанда басмачыларга каршы көрәшкән. Ә әбием, киресенчә, революциядән соң «кулак» дигән ярлык тагып җәберләтелгән хәлле крестьян кызы булган. Алар өйләнешкәннәр. 1933 елда әти туган. Ә әнием Үзбәкстанга 1950 елларда Татарстанда Алабуга педагогия училищесын тәмамлагач, рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелгән. Җирле халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен ул елларда Үзбәкстанга укытучылар күпләп килә. Мәҗбүри эшләргә тиешле өч ел вакытлары узгач, аларның бер өлеше Татарстанга кайтып киткән. Калучылар да шактый булган. Әни әтигә кияүгә чыгып калган. Соңыннан әтием дә, әнием дә Фирганә педагогия институтын тәмамлаганнар. Алар Татарстанга 2001 елда гына кайттылар.
- Димәк, балачагыгыз Үзбәкстанда узды?
- Әйе! Мин Үзбәкстанның Мархамат поселогында укытучылар гаиләсендә туганмын. Хәзер ул шәһәр статусы алды инде. Балачак шул ягы белән дә истә калды: безнең урамда төрле милләт кешеләре - үзбәкләр, таҗиклар, кырым татарлары, украиннар бар иде. Барыбыз да бик тату яшәдек. Мәктәптә немец, чегән, рус, үзбәк, татар, украин балалары бер сыйныфта янәшә утырып укыдылар. Ләкин милләтләргә аеру булмады. Әле хәзер дә сыйныфташларыбыз белән дуслык җепләрен өзмәдек, аралашып торабыз. Бездә шундый дуслык хисләре тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләребезгә рәхмәт! Үзебез дә балаларыбызны шундый рухта тәрбияләдек. Алар да аралашалар. Без ул чакта, кайчандыр шундый вакыт җитәр дә, милләтләр арасында каршылыклар килеп чыгар дип уйлап та карамадык.
- Алай да, хәрби кеше булып китәргә нәрсә этәргеч бирде?
- Укытучы балалары булганлыктан, без барыбыз да югары белем алырга тиеш идек. Чөнки укытучылар гаиләсендә бу шулай булырга тиеш, дигән язылмаган закон бар иде. Һөнәр сайлауга килгәндә, әти-әни, үзләре укытучы булгач, әлбәттә, балаларының да шул һөнәрне сайлауларын теләделәр. Ләкин безнең укытучы буласыбыз килмәде. Аның бик авыр хезмәт икәнен күреп үстек. Без йокларга яткач та, әти-әни дәфтәрләр тикшереп, дәресләргә әзерләнеп, планнар төзеп, конспектлар язып, ярты төнгә кадәр утыралар иде. Мин үзем техник югары уку йортына укырга керергә хыялланган идем. Тик 9 нчы сыйныфта укыганда, күршегә Германиядә офицер булып хезмәт итүче кайтты да, бар уйларым үзгәрде дә куйды. Аның белән аралашып сөйләшә башлагач, хәрби кеше булу ошый башлады. Мин офицер булырга карар кылдым. Бу хакта әти-әниемә дә әйттем. Шулай итеп, мәктәпне тәмамлагач кая барасым ачыкланды. Хәрби училищега керергә булдым. Һәм 1975 елда Ленинградтагы югары хәрби-политик училищега документларымны тапшырдым.
- Иркенгә ияләнгән авыл малаена ныклы режимдагы курсант тормышына күнегү авыр булмадымы?
- Укытучы баласы начар укырга тиеш түгел икәнлеген безгә кечкенәдән үк төшендерделәр. Без гаиләдә дүрт малай идек, барыбыз да «бик яхшы» билгеләренә генә укыдык. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамласам да, хәрби училищеда укуның беренче еллары җиңел булмады. Чыннан да, мин белем ягыннан Россиянең башка төбәкләреннән килгән малайлардан калышканымны аңладым. Моның җитди сәбәпләре бар иде, әлбәттә. Үзбәкстан мәктәпләрендә авыл хуҗалыгы эшләренә зур әһәмият бирелә. Укуга караганда мамык җыю әһәмиятлерәк санала иде. Без, бишенче сыйныфтан башлап, 1 сентябрьдән декабрьгә кадәр мамык плантацияләрендә эшләдек. Өч ай без уку турында онытып тора идек. Шуңа күрә училищега кергәч, укуда башкаларны куып җитү өчен күп тырышырга туры килде. Ә тырышлыкка килгәндә, әти-әниләр бик тырыш кешеләр иде, безгә дә кече яшьтән үк хезмәтне яратырга өйрәттеләр. Үзләренең көче белән төзелгән йорт, аның бакча участогы бар, күп мал-туар асрадылар. Әлбәттә, шундый зур хуҗалыкны хезмәтсез генә алып барып булмый. Дүрт малайның һәрберсенә эш бүленгән, бакчада һәм мал-туарларны карауда һәрберсенең үзенә билгеле эше, бурычы бар. Әнә шул сыйфатлар училищеда укыганда бик ярдәм итте. Мин 3-4 курста гел «бишле»ләргә генә укый башладым. Дөрес, кызыл диплом алып булмады. Арага бер «дүртле» керде. Хәер, анысына артык борчылмадым, Ленинград шикелле шәһәргә ерак «кишлак»тан килеп, шундый дәрәҗәгә ирешү үзе ни тора!
- Алга таба язмыш ничек үзгәрде?
- Училищены тәмамлагач, беркемнең дә Урта Азиягә барасы килмәде. Минем сайлау хокукым бар иде. Ташкентка барырга карар кылдым. Ике ел рота идарәсендә замполит булдым. Әфган вакыйгалары башлангач, күршедәге истребитель-авиация гвардия полкы аэродромының эшчәнлеген тәэмин итүдә хезмәт күрсәттек. Аэродромга төшкән самолетлар ягулык салалар да, кабат Әфганстан ягына очалар. Чөнки ул янәшәдә генә иде. Ике елдан соң бу хезмәт урынын алмаштырырга туры килде. Ике самолет очып килеп, ялгышлык белән совет гаскәрләре карамагындагы кишлакны бомбага тоткан. Ә без, ПВО гаскәрләре буларак, мондый хәлләрне күзәтеп торырга тиеш идек. Тикшергәч, бер индикаторда да бу объектларны тапмадык. Анда күзәтчелек җитмәгән «ачык пространство» булган икән. Шул пространствога күзәтчелек итү өчен бер ротаны куйдылар. Аңа минем дус офицер командир итеп билгеләнде һәм мине үзе белән замполит итеп алды. Анда ике ел хезмәт итәргә туры килде. Вагоннарда яшәдек. Су юк, үзебез мичкә яктык, барысын да үзебез әзерләдек. Кыскасы, офицерлар һәм солдатлар бер үк шартларда яшәде. Ә тагын ике елдан соң мине Фрунзе шәһәренә күчерделәр. Аннары Мәскәүдәге Ленин исемендәге хәрби академиягә укырга кердем. Анда инде ничек укырга кирәклеген бик яхшы белә идем. Тәҗрибә бар. Академияне «Кызыл диплом»га тәмамладым.
- Кызыл дипломлы тәҗрибәле офицерга нинди өстенлекләр булды соң?
- Миңа Россиянең үзәгендә эшкә калу мөмкинлеге бар иде. Ләкин ул чакта җәмгыятьтә зур үзгәрешләр башланды. Узган гасырның 90нчы еллары - әле тегендә, әле монда милләтара низаглар килеп чыккан вакыт. Минем әти-әниләр яши торган урыннарда үзбәкләр белән кыргызлар арасында да низаг чыкты. Мин, авыр чакларда ярдәмләшеп булыр дип, әти-әниләргә якынгарак кайттым. Ике еллап оборона министрлыгында да эшләргә туры килде. Җәмгыятьтә - кризис. Андый буталчыклыклар армияне дә читләп узмады. Хәрбиләрне кыскарталар. Киләчәккә бернинди ышаныч юк. Мин инде китәргә документларымны әзерли башлаган идем. Шунда бер яхшы танышым: «Егетләр, ничек кенә булса да, Россиягә кайтыгыз», - дип, киңәш бирде. Аның киңәшен тотып, Россиягә кайтырга карар кылдым. Самара, Казан, Красногорск, Мәскәү һәм башка урыннарда эш караштыра башладым. Бер якын дус миңа, хәрби комиссариатта эш тәкъдим итәләр икән, шунда бар, дип киңәш бирде. Шулай итеп, мин хәрби комиссариатлар системасына килеп эләктем. Баштан Яр Чаллыда, аннары Лениногорскида - хәрби комиссар, аннары кабат Яр Чаллыда хәрби комиссар булдым. Менә 10 ел Түбән Камада шул ук вазифаны үтим.
- Быел сезнең һөнәрегезгә кагылышлы юбилейлар елы.
- Без Совет җәмгыятендә тәрбияләнгән кешеләр буларак, яхшы беләбез: 23 февраль Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты көне буларак, зурлап билгеләп үтелә иде. Быел Совет Армиясенең 100 еллыгын бик зурдан кубып билгеләп узмасалар да, безнең шәһәрдә ул зур әзерлек белән һәм тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Сүз дә юк, Кызыл Армия 1918 елда - яшь Совет иле төрле яктан акгвардиячеләр белән чолганып алган вакытта - регуляр армиясез властьны саклап булмаячагын аңлап төзелгән. Ә күпмедер вакыт үткәч, тагын бер әһәмиятле мәсьәлә - хәрәкәттәге армиянең сафларын тулыландырып тору өчен аерым идарә органы булдыру зарурлыгы килеп баса. Һәм хәрби комиссариатлар оештырыла башлый. 8 апрель рәсми рәвештә Хәрби комиссариатлар оешу көне буларак билгеләп үтелә. Быел хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел тула.
- Хәрби комиссариатларның хәзерге вакытта эшчәнлеге турында кыскача гына сөйләсәгез иде.
- Шуны искәртеп узасым килә: хәрби комиссариатларда эшләүчеләрне әзерли торган аерым уку йорты юк. Без Кораллы Көчләр белән төрле төбәктә яшәүчеләрне бәйләүче звено булып торабыз. Хәрби комиссариат җирле хакимият белән дә тыгыз элемтәдә торып эшләргә тиеш. Хезмәткәрләргә дипломат та булырга, һәркем белән уртак тел таба белергә дә кирәк. Мин һәрвакыт кул астымда эшләүчеләргә сәламәтлек саклау, мәгариф, прокуратура, суд, эчке эшләр идарәсе, гомумән, җирле хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә булганда гына эшне җайлы алып барырга мөмкин дип аңлатып торам. Чөнки хәрби комиссариатларның эшчәнлеге бик киң. Шулай да, соңгы елларда безгә күп эшләр йөкләнсә дә, төп эшчәнлегебез яшьләрне хәрби хезмәткә чакырудан гыйбарәт. Тыныч вакытта, ягъни сугыш булмаганда, без Кораллы Көчләрне комплектлаштыру белән шөгыльләнәбез. Россия күләмендә һәр призыв саен Кораллы Көчләр сафларына 140 мең призывник алына.
Хәзерге вакытта моңа контрактчылар белән эш тә өстәлде. Бер ел армиядә хезмәт иткән дәвердә генә солдат хәрби осталыкка өйрәнеп өлгерә алмый. Шуңа күрә икътисади мөмкинлекләрдән чыгып, контракт нигезендә хәрби хезмәт тә тормышка ашырыла башлады.
- Яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбиянең әһәмиятенә дә тукталсагыз иде.
- Мин хәрби хезмәттә озак еллар эшләгән кеше һәм элекке политработник буларак шуны яхшы аңладым: армия хезмәт итәргә теләге булган кешеләрдән генә торырга тиеш. Аны теләмәгән кешеләр белән тулыландырырга ярамый. Кешене армиягә алдан ук ныклап әзерләргә кирәк. Бу коры сүзләр булып кына ка-лырга тиеш түгел. Ватанга тугрылык турында күп сөйләргә мөмкин, анысы. Ләкин эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Кешеләргә армия белән җәмгыять арасында кайчандыр барлыкка килгән «упкын» турында аңлатырга кирәк. Ни өчен бөтен начарлыкны армия белән бәйли башладылар? Яшьләр арасында Коралы Көчләргә карата тискәре караш тудыралар. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә шул фикердә иде. Ләкин яшьләр бөтен нәрсәне күңелләренә тиз сеңдерүчән. Шуңа күрә без мәктәпләргә барып әңгәмәләр үткәрәбез, аңлату өчен лекцияләр укыйбыз. Кыскасы, даими рәвештә аңлату эшләре белән шөгыльләнәбез. Әлбәттә, мәгариф идарәсе белән тыгыз элемтәдә торып башкарабыз. Мондый эшчәнлек үзенең җимешләрен дә бирә. Мин үзебезнең район турында гына әйтмим, бу - хөкүмәт югарылыгында куелган бурыч. Патриотик тәрбия буенча республика күләмендә дә шундый программа эшли. Андый чаралар үзен аклый. Тагын кабатлап әйтәм, армияне административ-мәҗбүр итү юлы белән комплектлаштыру мөмкин түгел.
- Хәрби комиссариатта кемнәр эшли һәм алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Хәрби комиссариатта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары бик югары дип әйтмәс идем. Андый хезмәт хакына үз эшләренә чын күңелдән бирелгән кешеләр генә эшли ала. Озак еллар үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәүче андый хезмәткәрләр коллективыбызда шактый. Фәния Гыйлаҗева, Нина Гыйльфанова, Людмила Трофимова, Лидия Пономарева, Марина Любимова, Людмила Тарасова - әнә шундыйлардан. Аларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә, алга куелган бурычларыбыз һәрчак сыйфатлы башкарыла. Яшьләр арасында да үзләренең тырыш хезмәтләре белән аерылып торучылар байтак. Форсаттан файдаланып, Резеда Алиевага, Гүзәл Шамаевага, Айгөл Ярулловага, Регина Плаксинага, Наталья Пашкевичка, Вәзирә Вәлиуллинага рәхмәт әйтәм. Әлбәттә, безнең офицерларыбызга - подполковниклар Газинур Ситдыйковка һәм Ринат Фәйзерахмановка, майор Олег Васильевка Хәрби комиссариатларның 100 еллыгы уңаеннан рәхмәтләремне җиткерәм. Без үзебезнең алга куелган бурычларны никадәр сыйфатлы итеп башкарсак, Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүчеләрнең хәрби өйрәнүләре дә, хәрби хәзерлекләре дә уңышлы булыр.
Әңгәмәне Фәрит ИМАМОВ язып алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: