Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Кичә, бүген, иртәгә

Аралаштылар

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән бергә бүген Түбән Камада берничә сайлау участогын карап чыктылар, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр белән аралаштылар.

Кунаклар 3 нче мәктәп һәм Халык иҗаты йортында булдылар. Мәктәп бульварында урнашкан уку йортында сайлау участогы рәисе Николай Запивахин Айдар Метшинга тавыш бирүнең штат режимында һәм тыныч узуы турында сөйләде.
Айдар Метшин һәм Альберт Кәримов участок комиссияләре әгъзаларыннан битлекләрдә һәм махсус саклану чараларында үзләрен ничек хис итүләре белән дә кызыксындылар. Бу чаралар белгечләр иминлеге өчен кирәк.

Фото https://www.e-nkama.ru/news/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев