Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Танылган мәгърифәтчегә багышлап

Медицина көллиятенең 2нче курс студентлары өчен милли китапханә хезмәткәрләре Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге турында конференция үткәрделәр һәм фондтан алып килгән китапларга күзәтү ясадылар. Хатын-кызның, шул исәптән мөселман хатын-кызларының да,җәмгыятьтәге урыны хакында элек-электән төрле фикер-карашлар яшәп килгән. Татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗани татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге, гаиләдәге хокуксызлыгы белән һич килешмәгән. Мәсәлән, 1870 елда Идел...

Медицина көллиятенең 2нче курс студентлары өчен милли китапханә хезмәткәрләре Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге турында конференция үткәрделәр һәм фондтан алып килгән китапларга күзәтү ясадылар.
Хатын-кызның, шул исәптән мөселман хатын-кызларының да,җәмгыятьтәге урыны хакында элек-электән төрле фикер-карашлар яшәп килгән. Татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗани татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге, гаиләдәге хокуксызлыгы белән һич килешмәгән. Мәсәлән, 1870 елда Идел буенда ваба (холера) авыруы тарала, ә татар авылларына килгән «урыс докторларын» муллалар кертми. Бу хәлгә тыныч карый алмаган Мәрҗани наданлык корбаны булмаска чакыра, дәва чараларын уздырырга ярдәм итүләрен сорый һәм күп хатын-кызларның гомерен саклап кала. Татар кызлары өчен махсус мәктәпләр ачуга да хәләл көчен керткән, анда укучыларның берничә тел өйрәнүләрен,музыка белән кызыксынуларын теләгән күренекле галим.
Булачак шәфкать туташларын Шиһабетдин Мәрҗанинең эшчәнлеге бик кызыксындырды, алар китапханә хезмәткәрләрен игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
Әлфия ХАФИЗОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев