Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җаның ни тели, шул бар

Узган шимбәдә, ягъни 24 ноябрь көнне, Түбән Каманың Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге территориясендә районыбыз фермерлары, шулай ук республиканың 27 районыннан кулланучылар җәмгыяте вәкилләре катнашында киңәйтелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Әлеге чараны Түбән Кама территориясендә үткәрү тәкъдимен район җитәкчелеге белдергән иде һәм ул «Татарстан кулланучылар берлеге» тарафыннан хуплау тапты.

– Ярминкәдә республика кооператорлары үзләрендә җитештерелгән азык-төлекне һәм башка әйберләрне сатуга куйдылар. Биредә Мамадыштан, Чирмешәннән, Әгерҗедән, Зәйдән, Кукмарадан, Актаныштан һ.б. районнардан килгән автокибетләр өч рәт булып тезелеп киткән иде. Азык төлекне сайлау мөмкинлеге бик зур. Күңелең кайсын тели – терлек, кош-корт итләре, сөт-май ризыклары, бәрәңге, яшелчә, бал хәтта үзләрендә пешерелгән икмәк һәм башка төрле камыр ризыклары алып килүчеләр дә бар. Ә иң мөһиме: әйберләрнең бәяләре кибет бәяләренә караганда арзанрак. Соңыннан мәгълүм булганча, әлеге ярминкәдә җитештерүчеләр тарафыннан барлыгы 10 миллион сумлык продукция тәкъдим ителгән.
Киңәйтелгән ярминкәгә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин да килгән иде. Ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләште, сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды, шулай ук сатуга куелган әйберләрнең бәяләре һәм ассортименты белән танышты, аларның сыйфатын бәяләде. Аны «Татарстан кулланучылар берлеге» идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов озатып йөрде.
Ярминкә бәйрәм төсе алсын өчен, анда концерт-күңел ачу программасы да оештырылган, күчмә кафелар да бар иде. Теләге булган кешеләр шашлык, пылау белән сыйлана алдылар, күчмә мичтә кайнар ризык та әзерләнгән, чәй дә бар. Айдар Метшин һәм Мәхмүт Фәттахов әлеге сый-хөрмәттән авыз иттеләр, кайнар чәй эчтеләр...
Сентябрьдән башлап, Түбән Каманың өч сәүдә мәйданчыгында – «Магнит» сәүдә үзәге янында, шулай ук «Комета» һәм «Бызов» базарлары территорияләрендә ял көннәрендә даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Ярминкәләр март ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Фәрит ИМАМОВ.
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев