Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аның белән элемтәдә тордык

Ноябрьнең беренче атнасы та-тар дөньясына зур югалту алып килде: шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа кинәт вафат булды. Ләйлә Кәримова – әтисенең тормышын һәм иҗатын пропагандалауга зур көч куйган шәхес.

1999 елдан башлап, Ләйлә апа Түбән Кама шәһәренә дә еш килде. Безнең 27 нче мәктәп шул елларда Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗатын тирәнтен өйрәнә башлый, төрле экспонатлар туплый, илебезнең күп почмакларына
хатлар язып, элемтәләр урнаштыра.
Хатларыбызга җавапны иң беренче булып Ләйлә апа язды, әлеге хат мәктәп музеенда бик кадерле экспонат буларак саклана. Аннары ул безгә әтисенең фотосурәтләрен, хат күчермәләрен, шагыйрьгә багышланган газета-журнал материалларын тапшырды. Болар барысы да 2005 елда ачылган мәктәп музеена башлангыч булып торды. Музейда Фатих Кәримгә багышланган экспозиция булдырылуына, бик сөенеп, үзенең фатыйхасын бирде.
Ел саен мәктәптә Фатих Кәримгә багышланган төрле форматта чаралар үткәрү традициягә керде. Бу чараларда Ләйлә апа да бик теләп катнаша иде. 2019 елда безнең мәктәптә Фатих Кәримгә багышланган ике көнлек төбәкара семинар үткәрелде. Аның программасы чараларга бай булды. Ләйлә апа чакырылган төп кунакларның берсе иде. Ике көн дәвамында ул безнең белән бергә булды. 15 февральдә мәктәптә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үтте. Аннары Ләйлә апа 2 нче гимназия укучылары һәм укытучылары белән очрашуда катнашты. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре Ләйлә апа килү хөрмәтенә «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында оештырылган «Безнең йөрәкләрдә син мәңгегә калырсың» дип исемләнгән очрашуда булды. Ә кич белән семинарда катнашучылар Аяз Гыйләҗевнең Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштергән «Яра» спектаклен карады.
16 февральдә семинар үзенең эшен дәвам итте: китапханәдә һәм мәктәп музеенда Ләйлә апа укучылар белән очрашты, аларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Музей фондында бу очрашуларның видео-язмасы саклана.
Менә хәзер, Ләйлә апаның вафатыннан соң, бу видеоязмаларны дулкынланмыйча карау мөмкин түгел. Гаҗәеп кеше иде ул! Өлкән яшьтә булуына карамастан, заман белән бергә атлады, һәр яңалыктан хәбәрдар булды, үзе дә актив тормыш алып барды. Казан шәһәрендә үткәрелгән күп чараларның көтеп алган кунагы булды, Татарстанның төрле районнарына барып, балалар алдында әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты, шигырьләрен ике телдә яттан сөйләде. Укучыларның, Фатих Кәрим әсәрләре буенча ясалган рәсемнәренә балаларча сөенде, шигырьләрен тыңлаганда, күзләренә яшь килде.
Ләйлә апаның хәтере искиткеч яхшы иде. Көн дәвамында берничә урында чыгыш ясарга туры килсә дә, бер үк фикерен ике тапкыр кабатламады. Бер тапкыр очрашкан кешесенең исем-фамилиясен онытмый иде. Әтисе һәм әнисенә, туганнары, якыннары һәм дусларына мәхәббәте һәм хөрмәте чиксез зур булды. Алар белән бәйле вакыйгаларны зур төгәллек белән, эзлекле итеп җиткерә белде. Сөйләм теле төзек һәм матур булып, тыңлаучының игътибарын үзенә тартты. Казанда Фатих Кәримгә һәйкәл куелачагын белгәч, бик сөенде. Ни кызганыч, үзе генә бу көнне күрә алмаячак...
Соңгы тапкыр ул безне Укытучылар көне белән котлап шалтыратты. Тавышы, һәрвакыттагыча, көр, кәефе күтәренке иде... Менә шундый булып ул безнең күңелләрдә озак сакланыр...

Кадрия Габдуллина,
Зәнфилә Гыйләҗетдинова
27 нче мәктәп укытучылары

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X