Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Анталиядә дә узган

Сабантуй быел март аенда ук Америка Кушма Штатларында, Майамида старт алган иде. Аннары Вашингтон, Нью-Йоркка күчкән һәм дөнья буенча юлын дәвам иткән. Төркиядә дә зурлап үткәрелгән икән. Шул хакта безгә Анталия шәһәрендә гомер итүче якташыбыз Халидә Әхмәтова язып җибәрде.

Сабан туе – хезмәт туе. Тырыш халкыбыз язгы кыр эшләреннән соң ял итә, шатлана, уйный-көлә, бәйрәм итә белгән. Бу йола безнең көнгә кадәр килеп җиткән һәм сөекле халкыбыз кайда гына яшәсә дә, сабан туен бәйрәм итәргә тырышкан.
Төркия мәмләкәтенең Анталия шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребез белән быел да сабан туен зурлап уздырдык. Без Татарстан хөкүмәтеннән дә, җирле хакимияттән дә акча сорамадык, бәйрәмне үзебез үткәрдек.
Сабан туе 23 июньдә кичке сәгать 4 тә Лемон Парк Хаус дигән ресторан тирәсендәге матур табигатьле паркта башланды. Якында гына Ак диңгез, балыклы күл дә бар. Үзебез, милли көйләр әсир итеп, туган якларга кайткандай булдык. 
Анталиягә күрше шәһәрләрдән генә түгел, хәтта Татарстаннан, Башкортстаннан, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, Эстониядән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Украинадан һ.б. илләрдән дә шактый кунаклар җыелды.
Сабан туен Сөләйман хәзрәт Коръән укып, дога кылып башлап җибәрде. Узган ел да ул бәйрәмебезгә шулай ук үзенең фатихасын биргән иде. Чараны, программасын төзеп Башкортстаннан килгән Лира Гайнетдинова, Измир каласыннан Линар Хаҗиев һәм Анталия татарларының йөзек кашы булырлык милләттәшебез – адвокат, юридик фәннәр кандидаты, Арча егете Фәнис Зыялы татар, башкорт, төрек телләрендә бик матур итеп алып бардылар.
Халкыбызның яраткан башкаручылары Нурзадә һәм Илгиз Шәйхразиев тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Татарстаннан безне якын итеп язучы Йолдыз Шәрәпова үз шигырьләрен укып, ямь өстенә, ямь өстәде.
Истанбул мэриясенең Идарә комитеты әгьзасы Хакан Баһадыр, Анадолу хәбәр агентлыгының Истанбул бүлекчәсе рәисе Хөсәен Алтыналан бүләккә дип җибәргән уенчыклары, балаларны бик тә куандырды. Чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка ярышларда үзләрен сынаган бер бала да бүләксез калмады. Сүз уңаеннан, уеннарны Сабадан килгән кунагыбыз Лилия оештырды. Ул ире Фәрит белән бәйрәмгә милли чигешле мендәрләр, сөлгеләр, түбәтәй-калфаклар, алъяпкычлар, күз явын алырдай башка бик күп әйберләр дә алып килгән иде.
Икенче ел рәттән Анталия сабан туена сеңелем Гөлсинә Морадыймова да килде. Ул оста пешекче булгач, милли ризыкларыбызны пешереп, татар халкының уңганлыгын, булганлыгын күрсәтергә тырышты. Кортын, җимешләрен, кирәкле чималын да үзе әзерләп, өеннән алып килде. Килеп җиткәч тә, эшкә кереште: бәйрәмгә дип бәлешләр, гөбәдияләр, күп төрле пироглар, кыстыбый-пәрәмәчләр, бәйрәм калачын пешерде. Ә чәкчәкне исә үзем әзерләдем. Шулай итеп, сабан туе мәйданын аерым бер өстәлгә мул итеп куелган безнең милли ризыклар ямьләндерде. Ярминкәсе дә бик бай иде, җаның ни тели, шуны сатып алырга мөмкин булды.
Бу урында менә шуларның барысын да төп оештыручы Оксана Назарова турында әйтеп үтәсем килә. Адвокат булып эшләүче бу ханым Төркиядә яшәүче татарларны җыеп, берләштереп, бер ел эчендә, күп күркәм эшләр башкарырга өлгерде. Узган елгы сабан туе, Корбан бәйрәме, герой шагыйребез Муса Җәлилне искә алу кичәсе, республика, Габдулла Тукай көне үткәрү, туган тел өйрәнү буенча, шимбә мәктәбен ачу, балалар өчен Татарстан белән онлайн-аралашу оештыру, төрле фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге булдыру – боларның барысын да, беренче чиратта, милли җанлы кеше генә булдыра ала. Оксана ханымга Анталия татарлары исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Без аның белән горурланабыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
Анталия каласында исә татар милли көйләре кичкә кадәр яңгырады. Берәүнең дә тиз генә кайтып китәсе килмәде. Бәйрәмебез, халкыбызның чын мәгънәсендә милли гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Киләсе елларда да сабан туебыз, шулай ук матур булып узар! – дип ышанып калабыз.
Халидә ӘХМӘТОВА.
Фотолар авторның шәхси архивыннан алынган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев