Туган як

«Андагы мохиттән китәсе, рухтан аерыласы килмәде»

Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Анда 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат килгән. Чарада халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, милләтебезнең үзенчәлеген саклауда яшь буынның тоткан роле турында фикер алышканнар. Чараларда түбәнкамалылар да катнашкан. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге форумга барган яшьләребез белән очрашу уздырды.

Түбәнкамалылар биш көн дәвамында татар мохитенә чумган: эчтәлекле экскурсияләр, эшлекле очрашулар, истә калырлык мәдәни чаралар һәм Тукайның туган ягы – Арча районына сәяхәт... «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә, гомумән, татар милләтен саклауга юнәлдерелгән 20 ләп проекттан торган «Проектлар аллеясы» оештырылган. Проектлар дигәннән, шәһәрдәшебез Рәмис Давыдов та татар яшьләре өчен татарча стендап тәкъдим иткән. Стендап инглиз теленнән «комедия» дип тәрҗемә ителә. Чыгыш ясаучылар тормышка карашларын, җәмгыятьтәге күренешләрне тамашачыга юмор аша җиткерә. Рус телендә бу жанр бик тә популяр. Рәмис 10 кешедән торган команда да туплаган: алар арасында Яр Чаллы, Мамадыш һ.б. шәһәрләр яшьләре бар. Алар Бөтендөнья татар яшьләре форумында чыгыш ясадылар. Планнары – зурдан. Мәсәлән, әлеге видеоны Татарстан телеканалына җибәрү. 
– Саф татар телендә сөйлибез. Телевидениедә яшьләр өчен татар телендә юморлы чыгышлар аз. Мондый жанр яшьләрне җәлеп итәр дип уйлыйм, – ди Рәмис. Хәзерге вакытта «Түбән Кама Нефтехим» предприятисендә эшләүче егет 10 ел КВНда уйный.  Теләге – Түбән Камада шаяннар һәм тапкырлар клубын активлаштыру. Әмма үзе әйтүенчә, бездәге яшьләр сүлпән, ә менә Яр Чаллы һәм Казанда заллар һәрчак тулы була икән. 
Шамил Хаҗипов – шәһәребездә танылган җырчы, ул «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә эшли. Бу форумга беренче тапкыр баруы. 
– Концертта катнашучылар арасында мин дә булдым. Бу – минем өчен зур дәрәҗә. Гомумән, форум бик ошады. Шунысы гаҗәпләндерә: нинди генә илдән килмәсеннәр, барысы да татарча сөйләшә. Проектлар да кызыклы. «Мин татарча сөйләшәм» дигәнен Түбән Камада җибәреп булса, шәп булыр иде, – дип тәэсирләре белән уртаклашты егет.
Ул Башкортстан, Финляндия, Магнитогорск яшьләре белән аралашып тора икән. Форумнан илһамланып кайткан, шуңа да татар яшьләре белән җиң сызганып эшләргә әзер. Фикердәшләре, теләктәшләре булса, билгеле.
Анжела Григорьева һәм Айсылу Галимова Түбән Кама медицина көллиятендә белем алалар. Форумга чакыргач, бик шатланганнар. Анжела әйткәнчә, аны чит илләрдә яшәгән яшьләрнең татарча акцентсыз сөйләве сокландырган. Ул Финляндия, Кытай, Мәскәү яшьләре белән аралашкан. Кайткач та, элемтә өзелми икән.
– Андагы мохиттән китәсе, рухтан аерыласы килмәде. Көллиятебездә татарча чаралар еш уза. Татар теле укытучыбыз Илһамия Зәки кызы Зәйнуллина безнең өчен төрле очрашулар уздыра, бәйгеләрдә катнаштыра, – ди Анжела. 
Айсылу Галимова әйткәнчә, яшьләр форумына бару – күптәнге хыялы. Анда бер-ике тапкыр түгел, хәтта сигезенче тапкыр килүчеләр дә булган. Мондый тәҗрибәле кешеләр белән аралашу файдалы. 
– Нигездә, егетләр һәм кызларның исемнәре татар: Галимҗан, Батыр һәм бик күп Ләйсәннәр белән таныштык, шул ук вакытта үзгә булганнары да бар. Мәсәлән, фин кызларының берсе – Минә, икенчесе Филис иде, – ди ул. 
Форумга шулай ук педагогия көллияте студенты, «Чибәркәй» бәйгесе җиңүчесе, шигырь язучы талантлы кыз Ләйсән Әхмәтҗанова да барган. Әмма очрашуга, кызганыч, килә алмаган.
Бу көнне чарага дәрәҗәле кунак та чакырулы иде. Гөлнара Гәрәева 10 ел элек Түбән Камадан АКШка – Флорида штатындагы Майами шәһәренә күченгән. Үзе әйтүенчә, андагы татарлар милли мәдәнияткә багышланган чараларда актив катнаша. Мәсәлән, ел саен Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр. Сабантуйларны да зурлап уздыралар. Гомумән, Майамида татар яшьләре күп, алар очрашып, аралашып торалар.
– Форумда күптәнге танышларымны күрдем, «Печән базары» чарасында да булырга туры килде.  Без Америкада бик тату яшибез, телне саклыйбыз. Милли ашларны еш пешерәбез. Җырларны тыңлыйбыз. Балалар һәм яшьләр татарча һәм инглизчә сөйләшә. Әлеге форум очрашу һәм аралашу гына түгел, тәҗрибә уртаклашу да, – ди кунак.  
Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын караган һәм Балтач районына сәфәр кылган. Кичен Арчаның үзәк стадионында делегатлар катнашында «Арча кичләре» концерты үткән. «Черек күл» паркында булганнар, «Печән базары» фестивалендә, татар халык ашлары буенча – «Аша & Аралаш», хореограф Нигина Низамиеваның татар биюләре буенча «Бию for you» мастер-классларында катнашканнар. 
I Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елда узган. Бүгенге көндә аның рәисе – Тәбрис Яруллин. Бөтендөнья татар яшьләре форумы күп төрле акцияләрнең һәм чараларның оештыручысы булып тора, алар арасында республикабызда узучы акцияләр: «Мин татарча сөйләшәм», «Автохәрәкәт», «Татар-дозор», «Чәк-чәк party», «Интернет татарча сөйләшә», шулай ук татар яшьләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү өчен җыелган түгәрәк өстәлләр, конференцияләр. Санап узган чараларның күбесе Форум тарафыннан чит илләрдә дә оештырылган, шуңа күрә әлеге чаралар халыкара статуска ия булганнар. 
Фотолар А. Галимованың шәхси архивыннан алынды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: