Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Анда да, монда да әзерләнәләр

Быел Федераль Сабантуй 9 июньдә Новосибирск шәһәрендә булачак. Шуңа күрә анда милли бәйрәмгә әзерлек эшләре тулы көченә бара. Обь елгасы ярында урнашкан паркта узачак Федераль Сабантуй ярты көнгә планлаштырылган. Театральләштерелгән прологта Түбән Камадан барлыгы 200ләп артист катнашачак.

Бөтенроссия милли бәйрәмнең төп оештыручылары буларак, Түбән Камадан Себер башкаласына 17 кеше киткән инде. Алар Сабантуй кунаклары өчен татар авылының көнкүрешен чагылдыручы мәйданчык коруны оештыралар – анда йорт салына, сарай һәм тегермән төзелә, тиздән йорт хайваннары китереләчәк.
Шул ук вакытта үз шәһәребездә дә әзерлек дәвам итә: Федераль Сабантуйга барачак артистлар ныклап әзерләнәләр. Кич белән Лемаев мәйданы тирәсеннән узучылар Наил Мосифуллин җитәкчелегендәге массакүләм бию  репетицияләрен күргәлиләрдер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев